Мое село. Хайруллин Я.Х.

public_18_04

Игенчегә

И, игенчем, уян, тор, ач күзләрең,
Тыңла халкыңның гыйбрәтле сүзләрен.
Күзлә, тәрәзәңә кара, алсуланып таң ата,
Кырларың ачкан юрганын — йокламый, уяу ята.
Кит кырыңа, бар да җирнең хәлен бел,
Җир кадерен белер өчен, аның телен дә бел.
Яхшы бел син икмәк игүнең төп серен,
Исеңдә тот, онытма син кагыйдәләрнең һәрберсен.
Сөр, тырмала, чәч тә, буш калмасын һәр кырың.
Икмәк кунар өстәлеңә, җырланыр вә һәм җырың;
И, игенче, исеңдә тот: күп эшләсәң яз башын,
Нигъмәт тулыр келәтеңә, өстәлдә булыр ашың.
Соң ятсаң да, йоклама күп, тор иртәрәк,
Кит кырыңа, башка эшне куй читкәрәк.
Тор иртәрәк, иртә торсаң, ашың, итең пешәр,
Соңлап торсаң, хурланырсың, авызың, битең пешәр.
Сөйләшә бел дулкынланган кырың белән,
Дус була бел уңыш биргән җирең белән.
Һәрбер эшең башкаралсаң тик уңышлы,
Көз көнендә җыярсың мул уңышны.
Мул уңышны җыеп алсаң көз көнендә,
Сый-хөрмәтле булырсың кыш көнендә.

«Күмәк көч» газетасыннан.

public_18_05

Татлы төш

Гаражымда ике аккош кебек,
Ваучерга килгән «Волга»лар.
Их! Берсен алып, үзем җилдертермен,
Икенчесен улым боргалар.

Ни сөенеч, һич тә көтмәгәндә,
Кинәт булды ике машинам,
Берсен алып, үзем җәһәт кенә
Җилдертергә диеп, ашыгам.

Масаямын «Волга »ларга карап,
Кайда иде элек бу бәхет?
Юк инде шул, андый зур бәхетләр
Бүген килде көлеп, бу бәхет.

Вәт, утырып китәм выж-выж итеп,
Артта кала юллар тузаны.
Авылдашлар карап кына кала,
Мин җилдертеп выж-выж узганны.

Кинәт туктый коштай очкан «Волга»м,
Мин утырам һаман эчендә.
Уянамын салкын тир эчендә,
Бу хәл булган татлы төшемдә.
Шатланамын шуның өчен да.

«Күмәк көч» газетасыннан, 1999 ел.

Авыру планета

Планетабыз безнең газиз ана,
Өзелеп сөя һәрбер баласын.
Җир-анабыз алган җәрәхәтләр,
Кан каплаган аның ярасын.

Ачык яралары Җир-ананың
Секунд саен аны борчыйдыр.
Сыкрана ул елап, өстәвенә
Азон ярыгы аңа яныйдыр.

Шул ярыкның хасыйл булуы
Битарафлыгында кешенең.
Фәнне үз файдасына җигеп,
Җиткермидер җиренә эшен.

Моңа ачык мисал булып тора
Чернобыльда булган фаҗига.
Оныттырмас үзен гасыр буе
Үзәкләргә үткән вакыйга.

Уйлап табучылар, галим кешеләр,
Укымышлы зыялы абзыйлар,
Үлем коралларын чыгару өчен
Бөтен белемнәрен баглыйлар.

Планетабыз — без утырган кораб
Космос киңлегендә йөзәдер.
Явыз кешеләр шуны белә торып,
Жәлләмиләр аны нигәдер.

Кайбер галим — уйлап табучылар
Авыз ачып әле мактана:
«Планетаны өч кат юк итәрлек
Атом — төш коралы саклана».

Җир шарына — космос корабына
Явыз кешеләр зыян итмәсен.
Планетаның түземлелеге,
Ахыр чиккә барып җитмәсен,

Уйлап табучылар! Үлемне түгел,
Яшәү юлын эзләп карагыз.
Афәт — авыруларны җиңәлсәгез,
Хөрмәт белән сезгә карарбыз.

Кайнар башлы түгел, аек башлы,
Яшәешне сөйгән кешеләр.
Планетага зыян кылуларны
Һәрчак кисәтергә тиешләр.

«Өмет» газетасыннан.

public_18_06

(Бөек Җиңүнең 52 еллыгына багышлап)

Күз яшьләре

Агып төшкән аның күз яшьләре —
Яңакларын, битен чылата.
Нинди хәсрәт икән, нинди кайгы,
Ул мескенне шулай җылата.

Бу сорауга төгәл итеп кенә
Җиңел түгел җавап аласы.
Яу кырында аның үлеп калган
Бердәнбере, газиз баласы.

Яу кырыннан килгән кара хәбәр
Бер йортны да читләп үтмәде.
Аналар да, хатын, балалар да,
Кемнәр генә күз яшь түкмәде.

Яу кырында каннар аккан кебек
Гаиләләрдә күз яшь агылды.
Һәрбер гаилә күз яшьләрен түгеп,
Югалган якынын сагынды.

Солдат хатыны күз яшь киптермичә
Алсу йөзен тәмам саргайтты.
Бөтен авырлыкны җилкәсенә салып
«Нужа» дигән затны ул тартты,

Үлеп калган солдат балалары
Бигрәк тә жәл, ятим калдылар.
Яңаклардан ачы күз яшьләре
Тамдылар да, һаман тамдылар.

Мескен ана улым кайтыр диеп,
Гомер буе көтте, күзләде.
Улын күрәлмичә вафат булды,
Йөрәк әрнүенә түзмәде.

Солдат хатыны ирен көтте, мескен,
Дистә еллар үтеп китсә дә,
Чәчләренә ап-ак кырау төшеп,
Гомер көзе килеп җитсә дә.

Сугыш бетеп, ярты гасыр үтеп,
Һич кипмәде ул юеш күзләр.
Шомлы еллар йөрәк түрләрендә
Калдырганнар бик тирән эзләр.

«Өмет» газетасыннан, 1997 ел.

public_18_07Җиңеп кайтты егет авылга

Канга мохтаҗ «көрән чума» халкы
Алып килде илгә зур афәт.
Илне яулап, халкын кол итәргә
Ниятләгән булган кабахәт.

Илбасарны илдән куарга дип.
Егет китте алгы сызыкка.
Сөйгән кызы күз яшьләре аша
Пышылдады: «Зинһар, онытма!

Бәгырькәем, — диде сөйгән яры,-
Тыңла, зинһар, минем сүземне.
Дошманнарны пыран-заран китер,
Ләкин сакла, җаным, үзеңне».

Батыр егет шулай чыгып китте
Яу куарга туган иленнән.
Жәл булса да аерылып китү
Сөйгәненнән-нечкә биленнән.

Җитте егет беркөн фронтка да,
Менә ул алгы сызык.
Һәр карыш җир өчен дә
Көрәшү бара кызып.

Берсен-берсе узып шартлый туплар
Алда, артта, ике ягында.
Батыр егет һаман алга чапты
Жәлләмичә тәнен, жанын да.

Җансөйгәне әйткән сүзләрне
Тулысынча үти барды ул.
Фашист солдатларын эзәрлекләп,
Кыйный-кыйный алга барды ул.

Туплар шартлап үлем янады.
Әмма егет куркып калмады.
Автоматын кысып тоткан килеш
Ут яудырып алга атлады.

Безнең илгә килгән афәт өчен
Фашистлардан үчен алды ул.
Илгә биргән антыннан да
Тайпылмыйча тугры калды ул.

Елгаларны, киң кырларны үтеп
Егет һаман алга атлады.
Берлинда ул фашист байракларын
Аяк асты салып таптады.

Явыз дошман күпме яудырса да
Илгә каршы үлем тупларын.
Орденнарын тагып кайтты егет,
Дөмектереп сугыш чукмарын.

«Өмет» газетасыннан, 2000 ел.

Делитесь информацией с друзьями:

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *