Житель Барыша Равиль Рызванович Хабиев рассказал о своём отце-фронтовике. Рассказ скуп — главы семьи, на чью долю выпали две войны, давно нет в живых.
Когда отца не стало, Равилю было всего 13 лет. Он был самым младшим из семерых братьев и сестёр в семье Зарифы Хусаиновны и Рызвана Алимовича Хабиевых.
До начала первой в его жизни войны — Финской — у Рызвана Алимовича, которому шёл 37 год, уже было трое детей: 7-летний Мунир, 4-летняя Сания и годовалая Гульжиган. Тем не менее наличие большого количества ртов не освобождало в то время мужчину от священного долга — защиты Отечества.
После финской кампании отец вернулся домой. Но, как оказалось, ненадолго: вскоре началась Великая Отечественная война. А перед ней в семье Хабиевых появился четвёртый ребёнок — сын Дамир. На его долю выпала судьба не менее трудная, чем у отца: кадровый военный, пограничник, он уже в наше время погиб во время вооружённого столкновения на границе двух среднеазиатских государств.
Многодетному отцу посчастливилось вернуться из фронтового пекла дважды раненым, но живым. После войны у Хабиевых на свет появились ещё трое детей -дочь и два сына. Младший, Равиль (сейчас нашему земляку самому уже 60 лет), из скупых рассказов отца о том, что тому пришлось пережить на войне, хорошо запомнил воспоминания о бое, в котором батю ранили. Точнее, не о самом бое (все сражения похожи одно на другое: злость и страх, окопы, свистящие пули и разрывы снарядов), а именно о моменте, когда пуля прошила руку.
— Её, руку, неожиданно отбросило в сторону с такой силой, что я выпустил винтовку, — рассказывал Хабиев-старший Хабиеву-младшему. — Я даже не понял, что произошло, так как в первые секунды боли не чувствовал. Даже удивился: с чего она так?! И только когда пошла кровь и нахлынула жгучая боль, догадался, что ранен в руку.
Впрочем, по словам Равиля Рызвановича, длинных разговоров о фронте глава семьи не заводил. К сожалению, в семейном архиве Хабиевых практически не осталось ни военных фотографий, ни довоенных или послевоенных снимков самого отца. С тех времён уцелели только одна карточка времён Финской войны, где запечатлен Рызван Алимович, и маленькое фото, на котором Зарифа Хусаиновна с двумя младшими детьми. Мамы Равиля тоже уже нет в живых. Так вышло, что её день рождения — 22 июня — совпал с началом войны. И вспоминая мать, её дети — братья и сестры -невольно вспоминают и Великую Отечественную войну и великую Победу: события, оставившие глубокий след в судьбах всех советских семей, в числе которых и семья Хабиевых.
Фёдор КОЗЛОВ.
«Барышские вести». 16.05.2014 г.
Истә булганда алар исән
Карамалы авылында туып үскән, хәзерге вакытта Барышта яшәүче Равил Рызванович Хабиев үзенең фронтта булган әтисе — Рызван Алимович турында булган истәлекләрен газета битләренә урнаштырсак та бик урынлы булыр. Ике сугыш афәтен күргән әтисе күптән дөньяда юк инде.
Хабиевларның гаиләсендә булган җиде балалары арасында Равил иң кечкенәләре булган.
Фин сугышы башланганда Рызван Алимовичның өч баласы: 7 яшьлек — Мөнир, 4 яшьлек — Сания һәм 1 яшьлек Гөлҗиһан булган инде. Тик шулай да, балалар күп булуы ир-егетләрне изге бурычларыннан — Ватанны яклаудан азат итмәгән.
Фин сугышыннан әтиләре сау-исән кайткан. Ләкин озакка түгел, чөнки Бөек Ватан сугышы башланган һәм ул кабат сугышка киткән. Нәкъ сугыш башланган елда бу гаиләдә дүртенче бала — уллары Дамир туган.
Сугыштан әтиләре ике тапкыр яраланган булса да, исән кайткан. Бу гаиләдә тагын өч бала — бер кыз һәм ике уллары дөньяга килгән.
Хикәясен дәвам иттереп, Равил Рызванович әтисенең ничекяралануын искә алып сөйли.
— Кинәт кулымны бер якка нәрсәдер шундый көчле бәрде, хәтта винтовкамны да төшердем, — дип сөйләгән әтиләре. — Нәрсә булганны төшенмәдем, беренче секундларда авыртуны да сизмәдем, шуннан көчле авырту һәм кан агу башлангач кулым яралануын аңладым.
Гомумән, әтиләре сугыш турында күп сөйләми булган. Һәркемнең күңелендә кайгы-хәсрәт, сагыш хисләрен генә калдырган бу сугыш. Кызганычка, Хабиевларның гаилә архивларында аның сугышка кадәр, сугыш вакытындагы фотолары бик күп булмаган. Бары тик Фин сугышы вакытында төшерелгән бер фото гына һәм әниләре Зарифә Хөсәеновнаның ике кечкенә бала белән төшкән бер фотосы сакланган. Әниләре дә мәрхүм инде. Аның туган көне исә 22 июнь — сугыш башланган көн белән туры килгән.
Бүгенге көндә Карамалы, Иске Атлаш, Ульяновск, Барышта яшәүче барлык балалары Бөек Ватан сугышын, Җиңү көнен искә алалар, әтиләре күрсәткән батырлыкларны кадерлиләр. Сугыш барлык совет гаиләләре тормышында, шул исәптән Хабиевлар гаиләсендә дә, тирән эз калдырган.
Әлеге мәкаләдә Рызван Алиевичның улы Дамир турында да билгеләп үтү мөһим. Ул да хәрби бурычын намуслы үтәгән. Алда әйтеп үткәнчә, Дамир Рызван улы 1941 елда туган, 18 яше тулгач армия сафларына чакырылган. Ике Урта Азия дәүләтләренең бәрелешләре булган вакытта постта торганда ул һәлак булган.
Дания ХАЙРОВА.
«Күмәк көч». 29.04.2015 г.
Материал предоставлен Забировой В.Р.
с. Старый Атлаш.