Прекрасный образец учителя

Укытучының асыл өлгесе

Рус язучысы Н. А. Некрасовның «Рус хатыннары» поэмасында сүрәтләнгән образлар татар милләтендә булган уңган-булган, батыр хатын-кызлары алардан мең мәртәбә артык бит дип уйлап куясың.
Районыбыз авылларында шундый гүзәл затларыбыз бик күп. Аларның һәркайсы турында газета битләрендә генә түгел, китап язарлык. Ә язмышлары берсенекенә икенчесенеке охшамаган.
Гомерен мәгариф өлкәсәндә хезмәт итүгә, өч дистә елга якын балаларга белем бирүгә багышлаган ханым Наҗия Латифовна Ямашева турында сөйләргә булдык. Ул Иске Кулаткыда Рафиковлар гаиләсендә дөньяга аваз сала. Шунда бала, үсмер чаклары уза, кыңгыраулы мәктәп еллары да артта кала.
Наҗия Латифовна укытучы булырга хыяллана һәм шул теләк белән, бу һөнәрнең катлаулы булуына карамастан, Ульяновск дәүләт педагогия институтына укырга керә. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген үзләштергән яшь кыз хезмәт биографиясен Иске Атлаш авылында башлап җибәрә. Энергияле белгеч зур теләк белән эшкә керешә, авыл балалары сөйкемле, гел елмаеп торучы апаларын беренче көннән үк яраталар. Балалар күңеленә ачкыч таба белүче мөгаллимә коллективта да тиз арада үз кешегә әверелә. Игътибарлылыгы, акыллы киңәшләре белән дә һәркемне үзенә җәлеп итә. Яшь укытучы авыл тормышында да активлык белән катнаша. Озакламый тынгысыз, үз-үзенә таләпчән, яңалыкка омтылучан, эзләнүчән белгечне мәктәп директоры урынбасары итеп билгелиләр.
Хезмәт сөеп, эшен яратып башкаручы һөнәр остасы укучыларның да, коллективның да хөрмәтен яулый. Тәҗрибәле укытучы балаларга рус теле һәм әдәбияты фәне буенча тирән белем биреп, әлеге фәнгә мәхәббәт тәрбияли, шуңа күрә дә укучылары арасында һөнәрләрен шушы фән белән бәйләүчеләр байтак. Лилия Бойчук, Әлфия Хәбибуллина, Эльвира Ямашева, Рамилә Хәсәнова, Римма Хәсәнова, Эмиль Ямашев, Гөлназ Алюкова, Диләрә Мәзитова, Эльнара Курмакаева һ.б. Авыл халкы да шат йөзле укытучыны ярата.
Наҗия Латифовна мәктәп коллективын әйдәп баручы була. Коллективта бердәмлек, бер-береңне хөрмәт итү, укучылар һәм укытучылар арасында бер-берсенә карата ярдәм итү, дус — тату атмосфера хөкем сөрүе дә Наҗия Латифовнаның яхшы җитәкче булуын исбатлый. Яхшы оештыручы, мәктәп тормышының бөтен нечкәлекләрен белгәнгә һәм зур тәҗрибәгә ия булганга аңа 2007-2009 елларда район мәгариф бүлеген җитәкләргә тәкъдим итәләр. Ул анда намус белән хезмәт итеп, кире үзенең Иске Атлаш авылы урта мәктәбенә директор булып кайта.
Наҗия Латифовна гомере буе ныклы таяныч, балаларына үрнәк ана булып тора. Кызы — Эльвира педагогия институтын тәмамлап, Ульяновск шәһәрендә хезмәт итә. Улы Эмиль, шулай ук педагогия институтын тәмамлап, Ульяновск шәһәрендә яши, гаилә корып җибәрде, күптән түгел генә аларның кызлары Элина туды. Балалары әниләре өчен өзелеп торалар. Димәк, ана кеше балаларына дөрес тәрбия биргән.
Киң күңелле укытучы мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен Россия мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аның тырыш хезмәте Хөкүмәт тарафыннан да күп тапкыр бәяләнгән, ул Халык мәгарифе отличнигы һәм югары категорияле укытучы дәрәҗәләренә ирешкән. Яшь укытучылар өчен өлге булып тора ул. Тиздән яңа уку елы башлана. Ул җитәкләгән уку йорты әзер, зарыгып балаларны яңа уку елына көтә инде.

Майзә МАСИЕВА.
«Күмәк көч». 10.08.2016 ел.

Делитесь информацией с друзьями: