Писатели Татарстана в нашем районе

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ БЕЗНЕҢ РАЙОНДА

Шушы көннәрдә генә район газетасы редакциясендә кадерле кунаклар, татар язучылары — Татарстан Язучылар союзының матур әдәбиятны пропагандалау бюросы сотруднигы, шагыйрь Минкадыйр Сибгатуллин, СССР Язучылар союзы члены, драматург Кәшаф Амиров, СССР Язучылар союзы члены, шагыйрә Энҗе Мөэминова белән очрашу булды. Очрашуда «Кулаткы чаткылары» әдәби берләшмәсе членнары, корреспондент пунктлары җитәкчеләре, әдәбият сөючеләр катнаштылар.
    Очрашуны газета редакторы Ә. 3. Мухаметрахимов ачты һәм алып барды. Ул үзенең чыгышында совет әдәбиятының коммунизм кешесе тәрбияләүдә роле турында сөйләде, бездә кунакта булган татар язучыларының автобиографияләре белән таныштырды.

Кәшаф АМИРОВ:
— Мин Яңа Зимница авылында туып үстем, аның чишмәләреннән су эчтем, аның һавасын суладым, яшел урманнары кочагында җиләк җыеп, уйнап йөрдем, көч-куәт алдым. Кыскасы, минем бу җиргә кендек каным тамган, мин шуннан беренче мәртәбә тәпи йөреп олы дөньяга атлаганмын.
Бала чактан ук минем күңелне әдәбиятның сихри дөньясы үзенә тартты, яшьрәк вакытта шигырьләр дә язып маташтым, шагыйрь булмаячагыма инангач, көчемне драматургиядә сынап карарга булдым һәм үз юлымны, ниһаять, мин шунда таптым.
Беренче әсәремдә мин революция чорында безнең авылда барган вакыйгаларны тасвирладым. Ул драмадагы геройларның прототиплары авылдашларым булдылар.
Соңгы унбиш-егерме елда безнең татар совет драматургиясе зур үсеш алды. Туфан Миңнуллин кебек талантлы драматурглар үсеп чыктылар.
Драма — иң авыр жанрларның берсе. Ул идеяләрнең тирән булуы белән бергә, геройларның матур һәм кыска итеп фикерне җиткерүләрен, сөйләүләрен дә таләп итә. Язучы драма әсәрен иҗат иткәндә шулай язарга — анда сүзләргә кысынкы, ә фикерләргә иркенлек булсын өчен омтыла.
Иҗат итү дәверендә мин 20 драма әсәре яздым. Аларның һәрберсендә яңа темаларны ачуны үземнең максатым итеп куйдым. Сәүдә һәм милиция работникларының эшен сәхнәдә күрсәтергә омтылдым.
Дөнья йөзенә алып чыккан драма әсәрем «Зөлфия» булды. Монда мин әфган халкына ярдәмгә барган совет нефтьчеләренең интернациональ бурычларын ничек үтәүләрен тасвирладым. Безнең татар нефтьчеләренең беренче бораулау эшләрен алып баруларын, әфган һәм совет эшчеләре арасындагы дуслыкны күрсәтергә омтылдым. Бу драмам берьюлы өч театрда барды, менә ике ел буена Үзбәкстанның 6 театрында куела. Ул шулай ук әфган теленә дә тәрҗемә ителде. Сирия теленә тәрҗемә иткәндә үзем дә булышлык күрсәттем. Драманы бүген болгарлар да, индиялеләр дә укый алалар.
Хәзерге вакытта исә мин яңадан Әфганстан темасына күчтем. Бабрак Кармальнең шәхси тормышын, революцион эшчәнлеген тасвирлаган пьеса язу өстендә эшлим.

X X X

Шагыйрә Энҗе МӨЭМИНОВАның шигырьләрен кем генә белми дә, кем генә укымый. Аның һәр шигырендә нәниләргә генә охшаш сафлык, совет халкына гына хас булган тантаналык, горурлык яңгырый. Энҗе апа сөйләгәндә (ул шагыйрьләргә генә хас булган йомшаклык, ниндидер, күңелне тибрәндерерлек, матурлык хисе белән сөйли) «Республикам минем» дигән шигыреннән аерым юллар искә төште. Менә алар:

           

Республикам минем!
Хезмәт сөяр халкың бар,
Хезмәт сөяр халкыңның
Батыр, дигән аты бар.
Ил кичәр Иделең бар,
Ир игәр игенең бар,
Юлчыга юлларың бар,
Җырчыга җырларың бар.

           

Чыннан да, татар халкының үз җыры да, үз җырчысы да бар. Энҗе Мөэминова, үзенең шигырен дәвам итеп, болай ди:

           

Яу тотар улларың бар,
Дан тотар кызларың бар,
Кояшың бар, Аең бар,
Җәлилең, Тукаең бар.

           

— Мин, — дип сөйли шагыйрә, — Әлмәт районының Яңа Кәшир авылында туганмын. Шунда ук урта мәктәпне тәмамладым.

           

Врач булыр кызым, диде әткәй.
Бу сүз булды һәрчак исемдә.
Ак халаттан итеп күрә идем
Мин үземне хәтта төшемдә.
Кулга аттестатым алган көнне,
20 июнь көнендә,
Ак халатлы матур хыялларым
Шау бөредә иде, бөредә.
Ике көннән, тагын ике көннән
Ут уйнады ерак офыкта.
Ак халатлы матур хыялымның
Канатлары янды шул утта…

           

Энҗе Мөэминова, шагыйрә һәм кеше буларак, матур һәм данлы юл үткән. Бөек Ватан сугышы башлангач, әле яңа гына мәктәпне тәмамлаган кыз баланы өлкән классларга укытучы итеп билгелиләр. Анда ул иң авыр фәннәрнең берсен — математика укыта башлый. Үз белемен күтәрү өчен булачак шагыйрә 1941 елда Казан Дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына читтән торып укырга керә. Ләкин тормыш барышында әллә никадәр авырлыклар туу сәбәпле укуны ташлап торырга туры килә. Бары тик сугыш беткәч кенә ул югары белем алуга ирешә.
1948—49 уку елыннан алып пенсиягә чыкканчы Э. Мөэминова Әлмәт районының Габдрахман урта мәктәбендә физика, математика укыта, шул ук вакытта шигырьләр дә яза.
— Шигырь язу, матур әдәбиятка мәхәббәт, — дип сүзен дәвам итә Энҗе Мөэминова, — мине балачактан ук дулкынландырды. Исемдә калган булса, беренче шигырем әниемә багышланган иде. Иҗади конкурста беренче урынны алгач, мине Хәсән Туфан һәм башка өлкән әдипләр чынлап торып шигырь язарга кыстый башладылар. Әнә шушы кыстаулардан «Хәерле юл теләп» дигән шигырем дә дөньяга туды.
Аның беренче шигырьләре 1957 елда басылып чыга. Шуннан бирле актив иҗат эше белән шөгыльләнә. Ул 1961 елда яшь авторның
«Ефәк яулыгым» дигән беренче шигырьләр җыентыгы, аннары «Әниләргә һәм нәниләргә», «Шигырьләр», «Әйтер сүзем бар» — барысы уннан артык китаплары дөнья күрде. Э. Мөэминова — 1963 елдан СССР Язучылар союзы члены.
Үзенең шигъри осталыгын камилләштерүен сөйләгәндә татар шагыйрәсе болай ди:
— Шигырьләремдә еш кына мәктәп темасы, балалар темасы чагылса, тора-бара мин туган ил, Ватан, безгә кадерле булган Ленин тематикасына зур игътибар бирә башладым. «Бөек Ана» дигән поэмам да әнә шуңа — дөньяга даһи кеше — Ленинны биргән Мария Александровнага багышланган.
Энҗе Мөэминованың өч баласы, 6 оныгы бар. Ул, пенсиядә булуга карамастан, шигърият белән тагын да ныграк шөгыльләнә, биредә миңа оныкларым да ярдәм итә, дип шаяртып куя шагыйрә.
Э. Мөэминованың сүзләренә язылган җырлар да халкыбыз арасында киң таралган.
Кунагыбызга тагын да якты хисләр, иҗади уңышлыклар телисе килә. Э. Мөэминова кебек шагыйрәләр булганда без дә үзебезне сафрак, хыялыйрак хис итәбез.
Минкадыйр СИБГАТУЛЛИН:
— Безнең чыгышларның төп шарты — мәктәпләрдә очрашу, яшь буынга, балаларның күңеленә татар иҗатын сеңдерергә тырышу. Яшь вакытта бала күңеле һәрнәрсәне тиз кабул итүчән була, мәктәп яшендәгеләр бигрәк тә кызыксынучан булалар.
Райондагы хезмәт коллективларыңда үткәрелгән очрашуларда өлкән яшьтәге кешеләр дә шактый гына катнаша. Ләкин башта алар әдәбият, татар халык иҗаты турындагы сүзләргә битараф булып утыралар, ә сөйли торгач, алар арасында кайбер җанлылык сизелә башлый, әдәбият дөньясына кереп киткәннәрен сизми дә калалар, байтак кына сораулар бирәләр, фикерләрен әйтәләр.
Шунысы куанычлы, районда күп кенә гореф-гадәтләр сакланып калган, хатын-кызларның сафлыгы, намусы турында әйтер идем. Һәм моны районның башка тирә-як районнар белән аралашуда кайбер чикләнүләр белән аңлатып буда.
Мәхәббәт, ярату — дөньяда иң көчле нәрсә икән. Үз илеңне, туган ягыңны ярату совет кешесенә хас сыйфатлар булып тора, әдәбиятта да ул шулай булып кала.
«Кулаткы чаткылары» әдәби берләшмәсе членнарының соралуы буенча мин кайбер әдәби әсәрлөргә анализ ясадым. Үземнең фикеремне белдерәсе килә. Әйтергә кирәк, районда үткен каләм осталары байтак икән. «Әдәбият һәм сәнгать» махсус битләрне карап чыкканнан соң да шундый фикергә киләсең. Марат Аббәсовның «Анда ул!» юморескасы, «Тормыш сулышы» дигән хикәясе, «Буыннардан буынга күчеп» очеркы газета өчен бик уңышлы әйберләр дип әйтәсе килә. Ул үзенең көчен поэзия өлкәсендә дә сынап караган. Зәйтүнә Сөләйманованың «Кем уйлаган сине, алтын балдак?», Мөнир Вәльшинның «Тургай җыры» дигән әсәрләре дә шактый уңышлы эшләнгәннәр дип әйтергә була, ләкин соңгысы тулысы белән нәсер булып бетә алмый.
Поэзия өлкәсендә дә уңышлы гына иҗат эшләре барлыгы беленде. Мәсәлән, Рәшит Мозафаров шигырь яза белә дип әйтер идем. Рөстәм Арифуллинның да әйбәт кенә шигъри юллары бар. Бу автор турында шуны әйтәсе килә, аның шигырьләрендә фикер бар, уңышлы гына башланып киткән юллар бар, ләкин соңгы куплетларда фикер саега. Ә бит шигырьнең соңгы юллары тирән мәгънәле булырга, көчлерәк яңгырарга тиеш, шунда гына ул отышлы була. Һаҗәр Хәсәнованың төрле вакытта «Игенчегә» дип исемләнгән ике шигыре басылган. Берсе аның, укучы бала иҗат иткән булса, уңышлы гына язылган, ә икенчесе бик үк йомшак дип әйтер идем.
Киләчәккә теләгем шул: җитлегеп бетмәгән шигырьләрне газета битләренә урнаштыру зур зыян китерә, минемчә, аларны бөтенләй бирмәү яхшырак булыр. Шулай ук яшь талантларны эзләргә, укучы балаларны күбрәк тартырга кирәк, алар бит татар әдәбиятын, халык иҗатын үстерүчеләр булачаклар.

Х Х Х

Очрашуда катнашучылар кунакларны рәхәтләнеп тыңладылар, аларга сораулар бирделәр, ә кунаклар үзләре тарафыннан канәгатьләндерерлек итеп җаваплар кайтардылар. КПСС райкомы инструкторы, газетаның актив хәбәрчесе Ф.А. Юсупов, Кирюшкино сигезьеллык мәктәбе укытучысы, корпункт җитәкчесе Ф. Абдуллаҗанов, «Дружба» колхозының профком председателе, корреспондент пункты җитәкчесе Ф.С. Мәзитов, Таһир Сәләев һәм башкалар, кунакларның иҗат зшләре белән кызыксынып, сораулар бирделәр, матур әдәбиятның кешене формалаштыруда роле турында сөйләделәр.
Соңыннан Ә.3. Мухаметрахимов кадерле кунакларга зур рәхмәт әйтте, очрашу истәлеге итеп сувенирлар тапшырды.

Иркә МУРӘСОВА,
Марат АББӘСОВ,
Рәхимҗан ЗАИТОВ,
үз корреспондентларыбыз.

Рәсемдә: (сулдан уңга) Минкадыйр Сибгатуллин, Кәшаф Амиров, Энҗе Мөэминова.
Р. Арифуллин фотосы

Татарстан кунакларына

           

Килдегез дә, китәрсез дә,
Озак тормыйсыз бездә;
Көннәрегез йолдызлардай
Булыр күкләребездә.
Рәхмәт сезгә! Матурлыкны
Бүләк иткәнегезгә,
Кулаткыны мактап — мактап
Сөйләп киткәнегезгә.
Рәхмәт сезгә! Күңелләрдә
Сөю калдырган өчен;
Илаһи дөньяларныкын
Таныткан өчен төсен.
Килдегез дә, китәрсез дә,
Моңсу булыр еш кына…
Күңелләр энҗе сүзләрдән
Шигърияткә ашкына.
Татарстан — «Мишәрстан»:
Аралар өзелмәсен.
Сезнең иҗат чишмәгезгә
Күзләр генә тимәсен.

Абдулла МАРАТОВ.
Иске Кулаткы.

           

«Күмәк көч». 14.09.1985 ел.

Писатели Татарстана в Атлаше

Слева направо: Шамиль Абдульмянов, Алимжан Юртаев, Минкадыр Сибгатуллин, Кяшаф Амиров, Энже Мукминова.

Слева направо: Минкадыр Сибгатуллин, Кяшаф Амиров, Энже Мукминова, Шамиль Абдульмянов, Алимжан Юртаев.

Делитесь информацией с друзьями: