Район «десантирования» — Старая Кулатка

«Десант»ның адресы — Иске Кулатка

Авыл мәктәпләре өчен «педагогик десантлар» оештыру «Комсомольская правда» инициативасы белән үткән елның августында башланды. Илебезнең күп кенә пединститутларында махсус штаблар булдырылды, алар яшь укытучылар сайлау һәм хәзерләү белән шөгыльләнде. Алар быелның августында группалап Кара туфраклы булмаган районнарның авыл мәктәпләренә чыгачаклар. Без, табигать-география факультетының өлкән курсы студентлары, «Комсомольская правда»ның беренче «десантчы»лар язмышы турында, студентларның авылларга барырга хәзерләнүе турында сөйләүче статьяларын зур игътибар белән күзәттек.

Безнең институтта «десант»лар оештыру штабы юк иде, ләкин яшь белгечләрне бүлү комиссиясе үткәргән эшнең асылы шул ук. Һәм шуңа күрә без, Ульяновск педагогия институтын тәмамлаучы, Иске Кулаткы районына билгеләнгән 17 кеше, үзебезне «десантчы»лар дип саный алабыз.

Үземнең иптәшләрем турында берничә сүз әйтергә телим. Алар арасында физматны тәмамлаучы сигез кеше. Алар — М. Зәбирова, Р. Ахметова, Р. Бәширов, М. Бикбаева, Н. Вершинина, Н. Козлова, Р. Рафиков, Г. Хөснетдинова. Тарих-филология факультетын ике кеше — Н. Хабиева, Н. Багдалова; чит ил теле факультетын — А. Азизова, Д. Салихова-Куртякова; табигать — география факультетын дүртәү — Н. Пашин, Л. Пашина, И. Мифтәхетдинов һәм мин; спорт факультетын Ф. Бадаев тәмамлый.

Безнең факультет «Педагогик практиканы — авыл мәктәбендә» дигән башлангычның инициаторы булды. Бу башлангычны башка факультетлардагы иптәшләребез дә яклады. Хәзер без авыл мәктөбен теоретик яктан гына түгел, бәлки аның таләпләрен дә беләбез. Ә таләпләр шәһәрнекеннән һич тә ким түгел, хәтта шартлар тагын да катлаулырак — анда мөстәкыйльлек күбрәк кирәк. Авыл тормышын без ишетеп кенә белмибез. Мин быел, мәсәлән, Иске Атлаш авылында практика үттем. Биредә минем әтием һәм әнием яши. Әнием — авыл укытучысы, ул 25 ел инде башлангыч классларда укыта. Әтием — «За мир» колхозында автомеханик. Миңа игенчеләрнең, терлекчеләрнең хезмәте яшьтән үк таныш. Мине семьяда һәм мәктәптә авыл хезмәтен хөрмәтләргә өйрәттеләр.

Безнең ерак Иске Кулаткы районында җиңел түгел: биредә еш кына корылыклар була, биредә ел саен ашлык өчен чын көрәш бара.

Безнең авылларда кыю, эшчән, эчкерсез кешеләр яши. Үземнең туган Иске Атлаш авылым белән горурланам. Биредә иң яхшы культура йорты, безнең урамнар — иң чиста һәм яшел, бик әйбәт интернат һәм иң мөһиме — мәктәп. Анда мин тормышка, ә аннары үземнең профессиямә беренче адымнарымны ясадым. Биредә мин комсомол райкомы направлениесе белән Ульяновск педагогия институтына килдем. Һәм мин үземнең педагогларыма шатланып әйтәм — миңа институтта уку шәһәр мәктәпләрен тәмамлаучыларга караганда кыенрак булмады. Безнең Иске Атлаш укытучылары миңа яхшы хәзерлек биргәннәр. Институтта мин отлично укыдым — бу аларның казанышы!

Хәзер мине Иске Мостяк урта мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Үземнең укытучыларыма лаеклы булырлык эшләргә тырышырмын. Ни өчен мин үзем турында сөйлим? Мактанырга теләп түгел. Без хәзер үзебез эшләячәк мәктәпләр турында, булачак укучыларыбыз, без керәчәк коллективлар турында күп уйлыйбыз. Ә минем биографиям — курсташларым өчен типик күренеш. Аларның күпләре Иске Кулаткы районыннан, семьяларында рус һәм татар телендә сөйләшәләр. Безгә, кызларга, профессиябез аеруча кадерле — элек вакытта татар хатыны мөстәкыйль хезмәт турында, хәзерге кебек авторитет турында хыяллана алганмы соң? Пропагандист, яшьләрнең наставнигы булу турында уйлый алганмы ул?

Ә хәзер? Менә Исмәгыйль Мифтәхетдинов авылга ялгыз гына кайтмый, аның белән культура — агарту училищесын тәмамлаган хатыны кайта. Без беләбез: яшь педагог, үз мәктәбендә үзешчән сәнгать коллективлары турында хыялланып, иптәшенең ярдәменә исәп тота. Безнең барлык егетләребезнең һәм кызларыбызның ниятләре бик җитди.

Һәм шулай да үзеңне чын «педагогик десант» итеп сизәсе килә! Без барыбыз да комсомол эшенә өйрәнгән. Яшереп торасы юк — күпләр, комсомолда яхшы эшләп, Коммунистлар партиясе сафына керергә уйлыйлар. Мәктәп коллективында һәм авылда авторитет турында хыялланабыз. Шәхси тормышыбызда безгә кем очраячагы турында да уйлыйбыз. Кыскасы, югары уку йорты бусагасыннан соң адым — җитди һәм дулкынландыргыч. Без бер-беребез белән элемтәдә торырга, уңышлыкларыбыз һәм кимчелекләребез турында белешергә, яшь укытучыларның район советы эшендә катнашырга теләр идек.

Район җитәкчеләренең безгә адресланган чыгышын укырга, безнең алдыбызда торган бурычларны белергә, безнең көчләр кайда күбрәк кирәклеген ишетергә, төп игътибарны нәрсәгә юнәлдерергә икәнлеген белергә, аеруча беренче елда үзебезне өлкән иптәшләребезнең, район партия оешмасының дусларча таләпчән контроле астында сизәргә теләр идек. Без үзебезнең «Призвание» газетабыз битләрендә искекулаткылы иптәшләребезнең үгет — нәсихәт сүзләрен зур кызыксыну белән укыр идек — болай безгә профессиябезгә мөстәкыйль адым ясарга җиңелрәк булыр иде, без күбрәк файда китерер идек.

Без үзебезнең Кулаткыбызны яратабыз һәм курсташларыбызның безгә кызыгуын телибез, чөнки безне көткән кешеләр янына барабыз без! «Призвание» газетасы һәм «Күмәк көч» район газетасы безнең «десант»ның язмышы белән киләчәктә дә кызыксынсын иде. Безгә ярдәм итегез, иптәшләр, без ышанычыгызны акларбыз! Без үзебезнең йөрәккә якын профессия — мәктәп укытучысы профессиясен пропагандаларга телибез.

Иптәшләре тапшыруы буенча Иркә МОХТАРОВА,
табигать-география факультетының V курс
студенткасы.
«Күмәк көч», №67. 04.06.1977 ел.

Делитесь информацией с друзьями: