ТОРМЫШ ХАТИРӘЛӘРЕ

Сөйгән әнием белән әтиемә һәм
якын туганнарыма багышлыйм

public_28_01

Фәрдәнә Абдулла кызы Гзюнова (Музәева) 1957 елның 20 нче январенда Николаевка районының Зур Сайман авылында туа.

1964 елны мәктәпкә укырга керә. Аңа укытучы хезмәте ошаганга, педагогия училищесына укырга керә һәм 1976 елны уңышлы укып бетерә.

Биология һәм география — иң яраткан фәннәре булганга, 1977 елда Пенза шәһәренең педагогия институтына укырга керә һәм 1983 елны аны уңышлы тәмамлый.

1985 елны аңа өлкән укытучы исемле дәрәҗә бирелә. 1999 елдан бирле Фәрдәнә Абдулла кызы уку—укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 2003 елда «Россия Федерациясенең почетлы гомуми белем эшчесе» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Укытучы — методист,
укытучы — шагыйрә

public_28_02Фәрдәнә Абдулловнаның туган ягы Татар Сайманы булса да, язмыш җилләре аны Иске Атлаш авылына алып килде. Мәктәпкә эшкә урнашып, үзенең педагогик эшчәнлеген дәвам итте. Киң күңелле, кешеләр белән аралашучан булганга күрә, авылны да үз итте, коллективта да үзенең тиешле урынын тапты.

Балалар да киң эрудицияле укытучыны яратып өлгерделәр. Аның дәресләрендә укучылар, нык белем алу белән берлектә, тормыш сабаклары да алалар. География фәне — үзенә карата балаларда зур кызыксыну тудыра торган фәннәрнең берсе. Фәрдәнә Абдулловна инде аны күп вакытта сәяхәт дөньясына әйләндерә. Үзе туып — үскән яклардан галәм киңлекләренә кадәр сәяхәт ясау, әлбәттә, укучыларны кызыксындыра һәм яңадан — яңа ачышлар ясарга мәҗбүр итә.

Менә шулай иҗади эзләнүләр, йокысыз төннәр һәм тынгысыз, көндәлек мәшәкатьләр белән 30 ел үткәне сизелми дә калган. Шул чорда бай педагогик тәҗрибә дә тупланган. Бүген инде Ф.А. Музәева югары категорияле белгечләрнең берсе буларак, укытучы—методист исемен дә йөртә.

Үзендә иҗат ялкыны көчле булганга күрә, шигырьләр дә язып чыга.

Фәрдәнә Абдулловнаның шигырьләре туган якка мәхәббәт, ата—анага, өлкәннәргә хөрмәт хисләре белән сугарылган. Аның иҗатында искитәрлек гүзәл урманнар, хәтфәдәй яшел болыннар һәм кырлар, чылтырап аккан елгалар тасвирлана.

Җан өшеткәч, кайгылы хәбәр ишеткәч, үзеннән—үзе урсалып чын йөрәктән чыккан юллар да очрый: «Мәңгелеккә хушлашу», «Чечнәдә үлгән солдатлар исеменнән» шигырьләре шундыйлардан. Ә менә «Петросянны карагач», «Кайда барыйм укырга?» кебекләре, шаян да, юмористик мәгънәле дә.

НӘСЕЛ БАШЛЫГЫ

public_28_03Бабам мимем Юнес — Юсеп улы,
Олы кеше булган авылда.
Хөсәения мәдрәсәсендә
Укып кайта туган ягына.

Чөнки мулла буларактан,
Директор була мәктәптә.
Җанын куеп, яхшы эшли
Балаларны өйрәтә …

Дөрес кеше, турылыклы,
Авылдашка ягымлы.
Киңәш бирә,
             ярдәм кулы суза,
Өнди саф киләчәкне …

Шуңа күрә авыл халкы
Аны хөрмәт иткәннәр.
Ләкин озак бармый бит шул
Нәтиҗәле дөньялар.

Илебезгә килә кайгы —
Бөек Ватан сугышы
Бөтен халык билне буа,
Җиңәргә шул фашистны.

Шуңа күрә минем бабам,
Башын тарта броненнан,
Китә фронтка — алгы чиккә
Фашист муенын ватарга.

Геройларча һәлак булып кала
Сугыш барган Харьков җирендә.
Гаиләсенә кара кәгазь килә
Авырлык язмышлар һәр көнгә.

… Әтием минем Абдулла —
                                  Юнес улы
Ятим кала сугыш беткәндә
Авырлыкта гаилә кора,
тормыш төзи,
Горурланып бала үстерә.

Югары белем йортында
Биш баласын укыта.
Юклык белән авырлык та
Бормый аны шул юлда.

Гомер буе тырыша үткәрергә
Әтисенең иң зур теләген:
«Улым, сиңа мөмкинлек чыкмаса,—
оныкларым укысын …»

Рәхмәт сиңа, әткәй,
Киңәшләрең өчен,
Тормыш юлларында алар бик кирәк,
Оныкларыңның эшендә —
Син уйлаган якты, саф теләк.

_______________________

Бик матур безнең
туган җир

САЙМАНЫМ

public_28_04Палдач таулары куенында
Утыра Сайман авылы
Бигрәк матур,
Бигрәк ямьле
Әллә оҗмах почмагы.

Төрле яктан авылыбызны
Урманнар чорнап алган,
Хуш исләрен тараталар
Язгы матур чәчәкләр.

Кырлары мул иген бирә
Эшләргә иренмәсәң,
Ә урманнар — саф һаваны,
Гөмбә, җиләк һәм илһам.

ТУГАН ҖИР

Бик матур безнең туган җир
Кабатланмас беркайда.
Сирень, шомырт, ак каеннар,
Гөлчәчәкләр тугайда.
Җылы яңгыр явып үтсә,
Хуш исләре тарала.
Үләннәре болыннарда
Яшел атластай була.
Ерак җирләрдә булганда
Сагынам туган ягымны.
Тузанлы урамнарында
Үткән бала чагымны.
Сандугачларның сайравын,
Урманнарның шаулавын.
Җылы ягымлы яңгырын,
Иртән таң сызылуын.
Бик матур безнең туган җир
Саклыйк, дуслар, без аны.

1999 ел

* * *

Ерак Сайман авылыннан
Килдем А… кияүгә.
Шундый «тормыш» бар икәнгә,
Ышанмадым мин һич тә.

Бакча үстерсәң—суы юк,
Кая барсаң—юлы юк,
Автобуслар начар йөри,
Тормышка ышаныч юк.

Район үзәгенә барсаң,
Кайта алмыйсың тиз генә,
Чөнки автобуслар бара
Биш авылга бер генә.

Бөтен авылларда газ бар
А… анысы да юк.
Урманны кисеп бетерәбез
Кыш көне җылы җыеп.

Әллә базда яши халык
Тоенмыйча тормышның:
Үзгәрешен, кинәнечен,
Тарихын һәм бәйрәмен.

1991 ел

АВЫЛГА КОНЦЕРТ
КИЛГӘН

Авылга зур концерт килгән,
Яңгрый мәдәният сарае.
Бөтен авылдан җыелган
Яшьләре һәм картлары.

Җырчылар бер дә тартынмый,
Моңлы көйләр сузалар.
Тамашачылар каршында
Җырлап күңел ачалар.

Сәхнәдә дәртле биюләр,
Җыр, фольклор һәм такмаклар.
Бас—гитара, аккордеон,
Гармун белән барабан.

Искә төшә яшь вакытлар,
Авырлыклар онытыла.
Күңел җырлый, дәрт кабына
Йөрәкләр дулкынлана.

Алкышлар сарайга сыймый,
Яңгырап китә һавага…
Нинди матур халкым яши,
Шундый авыр дөньяда.

1999 ел

ПЕТРОСЯННЫ
КАРАСАҢ …

Бер көн кичен озак кына
Телевизор карадым.
Петросянның чыгышларын
Мин бигрәк тә ошаттым.
Вакыт аз калды йокларга,
Төшләр күреп арыдым.
Кинәт уянып киттем дә,
Тәрәзәгә карадым.
Кояш көлеп әйтә миңа:
«Йокладыңмы, апа—җан?
Туры килә ашыгырга,
Телевизор карасаң…».
Кая чиләк, кая яулык?
Бернәрсә булмый табып.
Йортта сыерым акыра,
Көтүдән калам, диеп.
Тиз генә чыктым йөгереп,
Тарткалыймын сыерны.
Ник аз сөт бирәсең диеп,
Ачуланам хайванны.
Куам малкайны хурланып,
Көтү ерак китте бит.
Йөрәгем дә дөп—дөп тибә,
Орбитадан чыгам, дип.
Тиргә баттым, әлсерәдем.
Чак—чак кайтып егылдым.
Петросянга ачуландым,
Бүтән карамас булдым.

20 май 2000 ел

АВЫЛ ХАЛКЫНА

public_28_05Тырыша халкым минем
Авырлыкны җиңәргә.
Эштә, өйдә җиң сызганып,
Ашыгып эш бетерә.
Яшелчәсен дә үстерә,
Бозавын да ашата.
Сыерны көтүгә сөрә,
Аннан урманга чаба.
Печән чаба, җиләк җыя,
Гөмбә җыеп киптерә.
Үләннәрдән чәй дә ясый,
Мичтә ипи пешерә.
Кибеттән иң азын гына
Сатып алырга кала.
Эшләгән акчасы китә
Шикәр белән балыкка.
Әлдә кирәк киенергә,
Аңа акчасы калмый.
Кия һаман ул искене,
Төштә күрә яңаны.
Әнә кәккүк тә кычкыра,
Сирәк—сирәк тукталып.
Ышандырырга тырыша
Тормыш яхшыра диеп.

июль1999 ел

КИЛЕН

public_28_06Ирнең гаиләсендә
Килен кеше ким кеше.
Аның эшләре күренми
Ул бит анда ят кеше.

Иртән белән уянса да,
Бик озак йоклый диләр,
Йөгереп-йөгереп эшләсә дә,
«Бу килен ялкау» — диләр.

Гаиләдә бозылыш булса—
Бу киленнең гаебе,
Бәрәңге азрак җыелса—
Ул аның ялкаулыгы.

Бер көн башы авыртса да,
Бу килен сырхау диләр,
Әнкәсенә барып килсә—
Бу кунак бетми диләр.

Вакытында хатын—кызлар
Була килен я каениш,
Өебездә калсын әле
Килен шундый ук шәхес.

ТАТАР АВЫЛЛАРЫ СҮНМӘСЕН

Каплады һаваны болытлар,
Тик вак—вак яңгыр ява.
Көзге җил үзәккә үтеп,
Капканы бигрәк кага…

Юлчы, бала адаштымы?
Дип уйлый әби—бабай.
Бу уйга куанып кала —
Булыр аралашуга малай.

Юк, юлчы да адашмаган,
Бала—чага күренми.
Бөтен төшне чолгап алган
Рухи бушлык сагышы.

Чөнки авыл рухи калды,
Яшьләр шәһәргә киткәч
Картлар ятим бала кебек,
Калды ярдәмгә мохтаҗ.

Чынлап та сүнәрме икән
Безнең татар авылы
Ике мең авылдашлардан
Тора хәзер яртысы.

Бала—чага гөрләп уйнап,
Картларны куандырган.
Ә инде яшь ир—хатыннар
Дәртләнеп эшкә йөргән.

Ышаналар әби—бабай:
Балалар тиз кайтырлар,
Авыл сүнмәс, яшәр мәңге
Туып үссә нәниләр!

2005 ел

Делитесь информацией с друзьями: