Посвящения

… Народ, который не чтит и не помнит
прошлого, — не имеет будущего …

Обычаи и традиции моего народа

МАТЧА БӘЛЕШЕ

Өй бурасын күтәргәндә,public_28_47
Әнкәй бәлеш пешерде.
Ефәк шәлгә матур урап,
Аны әткәйгә бирде.
Безнең әткәй балта остасы,
Үрмәләде бурага.
Бәлешне элде матчага,
Теләк белән чабарга:
Өебез ризыклы булсын,
Дуслык татулык тулсын.
Бала-чага ашка туйсын,
Тыныч дөньяда торсын!

ӨМӘ

Бүген бездә өмә була,public_28_48
Өй төзибез тырышып.
Балта осталары килә,
Безгә ярдәм күрсәтеп.
Шау-гөр килә бала-чага,
Картлар кайта мәчеттән.
Тырыш, көчле ир кешеләр,
Бура өя нараттан!

ОЗАТУ

Кайчан да кычкырып калма,
Китеп барган адәмгә.
Юлы — эше уңмас аның,
Тавыш ишетеп китсә…
Тыныч, йомшак дога белән,
Озат юлчыны юлга.
Саулык телә, игелекләр,
Зыянсыз кайтсын өйгә…

БАЛА ТУГАЧ

Гаиләдә бала туган,
Үссен бәхеткә туеп.
Аксакаллар исем бирә,
Балага, дога кылып!
Тирә-күрше, апа-әби,
Килә күчтәнәч алып.
Үстерәләр нәникәйны,
Табынга ашлар куеп…

СЫЕР БОЗАУЛАГАЧ

Сыер бозаулагач безнең
Әнкәй ывыз пешерде.
Теше бозау тусын өчен,
Маңгайга кашык төште.

КАПКАНЫ ДЕГЕТКӘ БУЯУ

Гореф-гадәттә булган эш:
Борын-борын заманда
Капканы буяу дегеткә,
Кыз егетне кимсетсә.
Әйтер идем: авыр йола,
Кайтармыйк аны, дуслар.
Чөнки ешрак җафаланган
Гаепсез матур кызлар.

КИЛЕННЕ КАРШЫ АЛУ

Өйгә киленне керткәндә,
Каптыр бал белән майны.
Яшьләр бәхетле булсын өчен,
Җәй бусагага тунны.
Тормышлары татлы булсын
Ризык тулсын табынга,
Барлык килсен агым судай,
Эш яраткан яшьләргә.

СӨННӘТЛӘҮ

Ир баланы сөннәтләгәч,
Баш киче картлар укый.
Чын күңелдән тәсбих тартып
Корычтай саулык тели.
Бала үссен сау, бәхетле,
Тәүфыйктан аерылмасын.
Эшне сөйсен, тырыш булсын,
Йөзгә кызыллык салмасын.

ИКМӘК

И ипием-икмәгем,public_28_49
Ап-ак калач кисәгем.
Мичтә кызарып пештең,
Табынга тәгәрәп төштең.
Хуш исләрең тарала,
Өйгә ышаныч тула.
Ипи булгач өстәлдә,
Бала-чага тук була.

АРМИЯГӘ ОЗАТУ

Армиядә хезмәт итү,
Зур горурлык егеткә.
18 яшь тулып җиткәч,
Озатабыз шул эшкә.
Тирә-күрше, якын дуслар,
Җыр-көй яңгырый, бию, уеннар…
Аксакаллар юлга дога укый,
Игелекләр тели туганнар.
Солдат өйгә зыянсыз кайтсын өчен,
Мәңгелектән калган бу йола:
Армиягә егет өйдән юлга чыга,
Аркасы белән алга.

ШУЛАЙ ДА БУЛА

Ялкау хатын чыдамыйча,
Китә ирнең өеннән.
Китә-килә, китә-килә,
Шуңа ияләшкән икән.
Ә ир кеше, өзгәләнеп,
Борчыла ул бу эшкә —
Ике чиләк суыңны бәр,
Хатын яңадан китсә…

МӨҺИМ ЭШ

>Пакьлек саклаган адәмгә,
Кирәк шуны белергә:
Тырнак кисү, чәч тигезләү —
Мөһим эш мөселманга.

Дүшәмбе көн тырнак киссәң —
Саулык килер, исәнлек.
Шул киңәшкә колак салсаң,
Китәр чир, диваналык.

Сишәмбе һәм чәршәмбе көн,
Кисмә кайчан да тырнак.
Киссәң килер куркынычлар,
Саулыгың китәр ерак.

Пәнҗешәмбе тырнак кисмә,
Тыңла дустым киңәшне.
Шул сорауны үтәмәсәң —
Син ходайга бурычлы.

Җомга көнне тырнак киссәң,
Ирешерсең рәхмәткә,
Гөнаһларың, хаталарың
Китәр синнән еракка.

Шимбә көнне тырнак киссәң,
Килер чыныгу, тазалык,
Шул йоланы үти килсәң,
Китәр синнән зәхмәтлек.

Якшәмбе көн тырнак киссәң,
Килер сиңа дәрвишлек.
Шул киңәшне үтәмәсәң,
Китәр уңышлык, байлык!

Кичен, төн уртасында ярамый
Тырнак кисәргә, дуслар.
Бәхет, гомерләр кыскара,
Эшләсә шуны кешләр.

Делитесь информацией с друзьями: