Багышлар
Сания апамның 50 еллык
юбилеена багышлап
50 ел элек, яз уянганда,
Кыз бала туа бер гаиләдә.
Сания исеме бабайлар бирә,
Шул куанычка җыйган кичәдә.
Әнкәсе аңа бик тә шатлана,
Чөнки ул аның таянычы була.
Менә ул бала мәктәпкә барды,
Анда акыллы дуслар табылды.
Укыды яхшы «5» ле «4» легә,
Үтеп тә китте мәктәп еллары.
Югары белем йортында укып,
Кайтты авылга укытучы булып.
Гаилә дә корды, туды балалар.
Лачындай Азат, матур Әльфия.
Әбикәй дә булды, аңа 50 яшь.
Телик аңарга саулык һәм бәхет.
Без аңа телик: тагын 50 ел
Бәхетле тормыш тулы гаиләдә.
Оныкларының шатлыгын күрсен,
Ә күзләреннән яшьләр таммасын
Бәхетле көннәр күбрәк булсын,
Авырлыклары күздән югалсын.
2000 ел
Яраткан директорыма
багышлыйм
НАҖИЯ
Үзе матур, үзе җитез
Латиф кызы Наҗия.
Безнең белән хезмәт итә—
Ул директор мәктәптә.
Күңеле йомшак, турылыклы.
Яратмый монафыйкны.
Ачык йөзле, шат күңелле
Күп кешегә ул үрнәк.
Җырлый да ул, бии дә ул
Күңелне дәртләндереп,
Орышканда орыша белә,
Мактый күккә очырып.
Яраткан укучыларыма
соңгы кыңгырау көнендә
Бөтенегез миңа бик якын,
Һәммәгезне бик тә яратам.
Арагызда туган—тумачам юк,
Ә уйласаң һәммәгез туган.
Сезнең белән бергә биш ел үтте —
Буйга җиткән кызлар, егетләр
Күз алдында матураеп баскан,
Кайда киткән элекке нәниләр.
Сокланып карый әнкәйләр
Үскән балаларына,
Чын күңелдән бәхет тели
Киләчәк көннәренә.
_______________________
Укытучы эшеннән юмор
МЕНӘ ШУЛАЙ ДА БУЛА
Укытучы килде өйгә,
Ничек каршы алырга?
Хөрмәтләсәң горурланыр,
Сөйли башлар артыкны.
Ишек янында урыны,
Шунда утырсын әле—
Утырмаса басып торсын
Аның эше шул әле.
Мәктәптә өйрәнгән алар
Басып дәрес бирергә
Шуның өчен акча ала,
Икенчедә йөремәс.
Кызымның чәчен кисәмен, Көтсен бераз, аптырамый. Улсын суккан, тегесен еккан, |
Шуның өчен кирәккәнме Ә баламны кем дә сукса, Сабак булсын ата—анага, |
Любимой племяннице
(к конкурсу «Ученик 2000г.»)
АЛСУ
Меня зовут Алсу,
Значение этого слова-
Розовая вода,
Что иссякает нежность.
С подругами дружна,
К урокам я прилежна,
И часто я бываю
Опорой в школьной жизни.
Я танцевать мастак,
А петь — души не чаю.
Люблю читать, вязать,
С детишками играть…
Люблю свое село я,
Бескрайние луга.
Вызывают восхищение
Багряные леса.
С волнением ожидаю
Весенний майский гром,
И с жадностью вдыхаю
Весенний дар — озон.
Могу часами слушать
Напевы соловья…
С любовью восклицаю-
О, Родина моя!
Улыбыз Дамирны беренче
класска мәктәпкә озатканда
БЕЗНЕҢ БИТНЕ КЫЗАРТМА!
Бүген бездә шатлыклы көн,—
Улыбыз бара мәктәпкә.
Зур ышаныч белән аны,
Озатабыз зур юлга:
— Укуың уңышлы булсын,
Яхшы дуслар тап анда.
Укытучыңны хөрмәтләп,
Тирән белем ал анда.
Язарга да өйрән, балам,
Укырга һәм җырларга,
Кеше күңелен күрергә,
Олы кеше булырга.
Дөрес юлдан барырга тырыш,
Авырырак булса да.
Тәртипле бул, җыйнак, сабыр.
Безнең битне кызартма!
1991 ел
Сеңелемә 18 яшь тулына
багышлап
АЛСУ
Зифа буйлы, матур йөзле
Ак каенга охшаган.
Минем сеңелем тәрбияле:
Әнкәсенә булышчан.
Йөгреп—йөгреп бакча коя.
Яшелчәләр үстерә.
Бабасының хәлен белеп
Кибеткә барып килә.
Яхшы укый,
Сөйли йомшак,
Матур ягымлы җырлый.
Тегә, чигә, бәйли белә—
Сеңелесенә ул үрнәк.
Тәбрик итәм, сеңелем,
Туган көнең белән
Туган көн бит
ул бик зур бәйрәм.
Ак бәхетләр,
Зур мәхәббәт телим
Гомереңә синең
Ак бәхетләр,
Зур мәхәббәт телим
Гомереңә синең
минем күңелдән.
Дусларың акыллы булсын,
Дәвам ит укуыңны,
Тырышып тормышка ашыр
Назлы гүзәл максатны!
УЛЫМ ДАМИР!
Рәхмәт сиңа
бу дөньяга
туган өчен,
Тормышымның ышанычы
булган өчен,
Йомшак «әнкәй» сүзе
миңа әйткән өчен,
Эшләремдә дәрт
барлыкны тоендырган өчен!
Йөрәгемнең ярты өлеше
син,
Тормышымның нигез максаты…
Безнең дөньяларда
иң зур шатлык —
Хатын—кызның ана буласы.
Йөрәк янында баланы
саклап йөртә
Туганчы ук аны ярата,
Сыйпый—сыйпый әкиятләр сөйли.
Тугач күкрәк сөтен ашата.
Шатлыгым син минем,
ышанычым,
Юанычым, мәхәббәт гөлем.
Тормыш юлың якты булсын,
улым,
Авырлыклар күрмә,
газизем.
Өркия дустыма багышлыйм
БӘЕТ
Өркия дустым,
Без бергә үстек,
Игезәкләр кебек йөредек,
Зәңгәр күлмәкләр,
Ап-ак бант белән,
Урамнарда серләр сөйләдек.
Мәктәптә укып,
Шәһәргә киттең,
Институтны укып бетердең.
Гаилә кордың,
тудырдың бала —
Үзең өчен яши алмадың.
41 яшьтә син гүргә кердең,—
Мин хәзер дә аңа ышанмыйм.
Ир балаң калды 14 яшендә
Үкси—үкси елап ятимгә.
Тагын бер бала
тудыра идең:
Ир балама юлдаш булыр дип …
Ләкин булмады —
ул синең язмыш,
Уйлаганча
тормыш бармый бит …
……………………………………………….
Иң авыр диләр
Бала үлүне …
Ничек әнкәң кичерер аны?
Мине күргәчтән
Исенә төшәр
Өркия кызы — ике күз нуры.
_______________________
Усман абыема 50 еллык
юбилеена багышлап
Сайман авылында
50 ел элек,
Иркен дөньяга
Ир бала туа.
Әнкәсе аңа бик тә куана,
Әткәсе аны иркәли, сөя.
Менә ир бала үсеп тә җитә,
Мәктәптә укый бишле дүртлегә.
Үтеп тә китә мәктәп еллары—
Безнең каршыда мөстәкыйль кеше.
— Кайда укуны дәвам итәргә?
Шул сорауны ул артык дип саный…
Чөнки бар аның изге хыялы.
Хәрби хезмәттә аның күңеле.
Лейтенант була,
Эшли бик оста,
Аннары укый академиядә.
Менә капитан,
Әле ул майор,
Аннары була подполковник та.
Полковник булып,
Хыялны үтәп
Тәмам төгәлли
Хәрби хезмәтне.
Гаиләсе тыныч
Хатыны сөекле,
Ике баласы
Газиз, кадерле.
Әле дә тынмый,
Эшли дәртләнеп
Сәнгать мәктәптә
Директор булып.
Тәбрик итәбез
50 ел белән
Телибез сиңа
Бәхет һәм саулык.
Куан син язгы ак чәчәкләргә,
Сандугачларның сайрауларына.
Күк күкрәгәндәй дәртең уянсын,
Бәхетле көннәр күберәк булсын.
Оныкларыңның шатлыгын күреп,
Яшә дөньяда бәхеткә туеп!
2001 ел
Чечняда үлгән
солдатлар исеменнән
КИЧЕР МИНЕ, ӘНКӘЙ
Кичер мине, әнкәй,
Кайталмадым өйгә
Үлеп калдым Чечня җирендә.
Гаилә кора алмадым,
Хатын сөя алмадым
Сизәлмәдем әткәй булуны.
Күпме эшләр калды,
Сөйләнмәгән сүзләр…
Минем белән китте
Синең ышаныч.
Күңелең белән, әнкәй,
Көттең миннән онык,
Игътибарлы картлыгың
үткәнне.
Кем уйлаган минем
Гомерем кыскалыкны,
19 да үлеп киткәнне?
Нәрсә өчен үлдем,
Җавап кемнән сорыйм,
Әнкәм кемне тартсын
хөкемгә?
Бер мин генә түгел,
Күпме яшьләр үлә,
Кирәкмәгән мәнсез
сугышта.
Шул солдатлар исеменнән
Сорыйм сездән,
халык,
Хөкем итегез гаеплеләрне!
Дөнья халкы белән,
Әнкәйләрнең исеменнән
Хөкем итегез гаеплеләрне
2002 ел
Чечня җирендә батырларча
Һәлак булган Иске Атлаш
авылы егете Дамир Байбиковка
багышлыйм
МӘҢГЕЛЕККӘ ХУШЛАШУ
Кышның салкын бер көнендә
Кайгылы хәбәр килгән.
Чечня дигән ерак җирдә
Атлаш егете үлгән.
Телефоннар шалтырыйлар,
Кайгылы тавыш белән.
«Йөк 200» килә безгә,
Ярсу кайгылар белән.
19 яшьлек егетне
Китерделәр табутта.
Ихтирам биреп җирләргә,
Шомлар салып халыкка.
Юатып булмый әнкәсен,
Сеңеле елый ялварып.
Әтисе кинәт картайган
Бу кайгыдан таң калып.
Йөзләрендә нур күренми,
Сүнгән тереклек уты.
Күңелендә, йөрәгендә,
Яраткан Дамир улы
— Ник кайтмадың, сөйгән улым,
Сау—исән безнең янга?
Чечня сугышы тәнеңне
Буяган кызыл канга.
Авылдашлар синең белән
Хушлашырга килгәннәр.
Соңгы юлга озаталар
Һәм ихтирам итәләр.
Тыныч ят син кабереңдә,
Мамыктай бу җир булсын.
Якты рухың искә алып,
Гөлләр—чәчәкләр тусын.
2000 ел