Трагические годы Великой отечественной войны никогда не исчезнут из памяти. Тогда, в июле 1943 года, я, девятнадцатилетняя девушка из Кармалея, через военный комиссариат Старой Кулатки была направлена в действующую армию и одела солдатскую шинель. Была определена в полк зенитной артиллерии и после обучения начала службу на батарее. Сначала охраняли от налетов вражеских самолетов железнодорожный мост стратегического назначения и военный завод в одном из поволжских городов. Через шесть месяцев наша дислокация изменилась. А в августе 1944 года нас перебросили на территорию Польши. Там отбивали атаки фашистских летчиков на военный аэродром и важные объекты – крепость Демблен и переправу через реку Висла.
В кровопролитных боях советских войск за Варшаву наши зенитчики тоже принимали активное участие. Фашистские летчики зверствовали, раз за разом направляли свои «юнкерс»ы на наши позиции, разрывы бомб гремели круглые сутки. Ночью мы ловили вражеские самолеты в лучи наших прожекторов и стреляли по ним, а против ушедших от лучей вели заградительный огонь. Особо тяжелые дни войны для меня были именно там.
Таким образом, в освобождение Варшавы от фашистского ига была внесена и моя лепта ратного труда.
Акиля Насырова — Музяева, Ветеран войны и труда
села Старый Атлаш.
На фото: А. Насырова. Снимок 1943 года.
«Кюмяк Кюч». 13 апреля 1985 года.
Перевод Тагировой Ф.И.
Казань — Старая Яндовка
P.S. Выражаю огромную благодарность СНС ИЯЛИ АН РТ, кандидату филологических наук Тагировой Фариде Инсановне за переводы статей.
Рустям Самерханов
Варшавага кадәр
Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары хәтердән беркайчан да югалмас. Ул чакта мин, 19 яшьлек Карамалы авылы кызы, 1943 елның июлендә Иске Кулаткы хәрби комиссариаты аша хәрәкәттәге армиягә китеп өстемә солдат шинеле кидем. Зениткалы артиллерия полкына билгеләндем һәм, өйрәнүләр үткәч, батареяда хезмәт итә башладым. Башта Идел буендагы шәһәрләрнең берсендә стратегик тимер юл күперен һәм хәрби заводны дошман самолетлары һөҗүменнән сакладык. Алты айдан соң дислокациябез үзгәрде. Ә 1944 елның августында безне Польша территориясенә юнәлдерделәр. Анда хәрби аэродромга һәм мөһим объектлар — Демблен крепосте һәм Висла елгасы аша салынган кичү юлына фашист очучылары тарафыннан ясалган һөҗүмнәрне кире кайтарып тордык.
Совет гаскәрләре Варшава өчен алып барган аяусыз сугышларда безнең зенитчиклар да актив катнаштылар. Фашист очучылары, котырынып, үзләренең «юнкерс»ларын әледән-әле позицияләребез өстенә юнәлдерделәр, бомбалар гөрселдәве көне буе кабатланып торды. Төннәрен без прожекторларыбыз яктылыгына эләккән дошман самолетларына ут яудырдык, яктылыкка эләкмәгәннәренә каршы тоткарлау ут киртәсе куйдык. Сугышның аеруча авыр көннәре минем өчен шунда булды.
Шулай итеп, Варшаваны фашист коллыгыннан азат итүгә минем дә сугышчан хезмәтем керде.
Акилә Насыйрова — Музәева, Иске Атлаш авылының сугыш һәм
хезмәт ветераны.
РӘСЕМДӘ: А. Насыйрова. 1943 ел фотосы.
«Күмәк Көч». 13 апрель 1985 ел.