В селе тракторист — на фронте танкист

Авылда тракторчы — фронтта танкист

Фашистик Германия, үзенең тылын бөтен яктан ныгытып, 1941 елның 22 июнендә, көтелмәгәндә һәм юлбасарларча безнең илебезгә басып керде, Бөек Ватан сугышы башланды. Тыныч төзү эшләре туктатылды. Илебездә барлык завод-фабрикалар, авыл хуҗалыгы производствосы һәм халык хуҗалыгының башка тармаклары немец фашистларына каршы сугыш өчен кирәкле әйберләр эшләп чыгарырга корылды. Фронтны тәэмин итү эшләре карт-корылар, хатын-кызлар һәм яшүсмерләр кулына калды. Бронь белән калдырылган ирләрне дә, кирәк булгач, сугыш кырларына озатырга туры килде.
Бу чорны искә төшереп, «За мир» колхозы механизаторы Исмәгыйль Исхакович Едиханов болай дип сөйли:
— Мин Иске Атлаш авылында ярлы крестьян семьясында 1915 елда туганмын. Әтием, мәрхүм, үз гомере халык көтүен көткән. Колхозлар оештырыла башлагач, ул беренчеләрдән булып күмәк хуҗалыкка кергән һәм анда төрле эшләр башкарган. Өч классны тәмамлагач, миңа да колхозга эшкә керергә туры килде. 1934 елда, Иске Кулаткыда оештырылган кыска сроклы механизаторлар курсларын тәмамлап, тракторчы профессиясе алдым. Шул ук елларда Урта Терешка МТСы оештырылды һәм аңа Прасковьино станциясеннән «СТЗ» маркалы 36 трактор китердек. Үземнең беренче буразнамны Иске Атлаштагы «Прожектор» колхозы кырларында сызарга туры килде. Механизатор хезмәте миңа бик тә ошап китте, тора-бара «НАТИ-3», «ЧТЗ» маркалы тракторларны да үзләштердем һәм аларда эшли башладым. Ләкин тыныч хезмәт озакка бармады, Бөек Ватан сугышы башланды.public_06_01

Миңа башта бронь бирделәр, фронтка җибәрмәделәр, Ватанга шундый кирәкле икмәк үстерергә калдырдылар. Башлап үзебезнең колхозда тракторчы-остаз вазыйфасын башкардым. Сабанчы итеп кызларны утырттык, аннары алар тракторларга бөтенләй хуҗа булып калдылар. Мәсәлән, безнең бригадада Зөһрә Алюкова тракторчы булып эшләде. 1943 елда кыш буе МТСта тракторларны һәм башка техниканы язгы чәчүгә хәзерләде. Шул ук елда МТС дирекциясе — мине Иске Мостякка кырчылык бригадасына бригадир итеп җибәрде. Анда да 6 хатын-кыз тракторчы булып хезмәт итә иде. Исемдә калганнардан, Яңа Мостяктан кызларның берсе Кәшифә, икенчесе Иске Мостяктан Алия исемле иделәр.
Ноябрь аена кадәр шушы бригадада эшләргә туры килде. 1943 елның 10 ноябрендә мине хәрби комиссариатка чакырып алдылар. Хәрби хезмәтем әнә шушы көннән башланды да инде минем. Смоленск шәһәрендә иң көчле «Т-34» танкысының рычаглары артына механик-водитель булып утырдым. III нче Белоруссия фронтының танк полкында машина йөртү алымнарын өйрәнгәч, мине Минск шәһәре янындагы фронтка җибәрделәр, Варшава янында сугышырга туры килде, Познань, Кенигсберг шәһәрләрен алуда катнаштым.
Одер елгасын кичү безгә аеруча авыр туры килде. Дошман, бу елга тирәсен тоташ миналар белән каплап, хәтта җәяүле үтәргә дә урын калдырмаган иде. Одер аша күпер дә шартлатылган. Төннәр буе миналарны зарарсызландырып, пантон күпер төзеп, зур югалтулар белән елганың теге ягына күчәргә туры килде. Бу вакытта дошманның өне — Берлин өчен каты сугышлар бара иде инде. Сугышны мин әнә шушы Одер елгасы тирәсендә тәмамладым.
Сугыш ветераны, үзенең хәрби юлларын тагын бер кабат күз алдыннан кичергәндәй, аз гына дәшми торды да әкрен генә сөйләп китте:
— 1945 елның октябренда безнең солдатларны өйләренә җибәрә башладылар. Туган якка мин дә шул айда кайттым. Фронттан кайтуга ике атна ял итәргә дә өлгермәдем, кабат тракторга утырырга туры килде. Җирне аеруча сагынылган иде. 1951 елдан башлап 20 ел буена комбайнда хезмәт иттем, әллә никадәр ашлык җыеп Ватан келәтләренә озаттым. 1971 елда исәнлек тәмам какшады. Колхоз правлениесе, моны исәпкә алып, миңа җиңелрәк эш тәкъдим итте. 1975 елда мине бик олылап һәм хөрмәтләп пенсиягә озаттылар, атказанган колхозчы исеме бирделәр, әллә никадәр кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Колхоз правлениесенә, партия оешмасына моның өчен минем рәхмәтем чиксез зур.
Исмәгыйль Исхакович, лаеклы ялда булуга карамастан, кызу урак вакытларында берничә еллар ындыр табагында моторист булып хезмәт итте.
Сугыш һәм хезмәт ветеранының шәхси тормышы да җиңелдән булмады. Аның хатыны Хатимә Сафовна ирен сугышка озатканда ике бала белән берүзе калды. Балаларны тук итү һәм тәрбияләп үстерү өчен аңа таңнан-таңга эшләргә туры килде. Исмәгыйль сугыштан кайткач та, гаиләдә өченче бала тугач та хатын кешегә җиңеллек күренмәде: ике ел рәттән ире янында сабанчы булып эшләде, юк-бар кием, чабатадан йөреп кышын кар, яз башын кар сулары тотканда, бик каты суык тидереп, түшәккә ятты. Аннан Хатимә тора алмады инде, Исмәгыйльгә биш бала калдырып, дөнья куйды.
Берсеннән-берсе кечкенә балаларны тәрбияләп үстерергә җиңел түгел, билгеле. Исмәгыйль бар көчен куйды, балаларына йөрәк җылысын бирде. Ләкин аларга ана кирәк иде. Һәм менә көннәрнең берсендә, ирен сугышта югалтып, бер бала белән калган Хәкимә Юнусова Едихановларга ана булып төште. Балаларны аякка бастыру өчен ир белән хатын армый-талмый хезмәт иттеләр. Хәкимә хәтта дүрт ел буена ире янында комбайнчы ярдәмчесе булып та эшләде. Берничә елдан гаилә тагын ике балага артты. Хәзер аларның барысы да диярлек олылар, тормышта үзләренең урыннарын тапкан, әти-әниләренең кадерләрен белгән кешеләр.

Заһид Сәмирханов.
Иске Атлаш авылы.
Рәсемдә: Исмәгыйль Исхакович Едиханов.
Автор фотосы.
«Күмәк Көч». 9 июль 1985 ел.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *