Җиңүне көрәштә якынайттылар
Авыр булды ул сугыш, чиксез газаплы булды. Бөтен Европаның сугыш потенциалын, материаль ресурсларын үзенә туплаган фашистлар Германиясе безгә каршы көтелмәгәндә юлбасарларча һөҗүм итте. Иң әһәмиятле промышленность үзәкләре, иң күп икмәк җитештерүче өлкәләребез дошман кулында калды. Гаять авыр шартларда завод-фабрикаларны меңнәрчә километрга күчереп кабат сафка бастырырга, моңарчы юньләп үзләштерелмәгән районнарда яңа заводлар салып корал эшләп чыгарырга туры килде. Ватаныбызның сугышка яраклы барлык уллары фашистларга каршы фронтка китте. Бөтен авырлык хатын-кызлар, картлар һәм яшүсмерләр җилкәсенә төште. Алар, сугышка киткән ирләрен, улларын һәм аталарын алмаштырып, тылда бөтен авырлыкларны кичерделәр, фронтны корал, икмәк һәм башка кирәк-яраклар белән өзлексез тәэмин иттеләр.
«Бөек Ватан сугышында фашист илбасарларына каршы икенче фронтны союзниклар түгел, тылдагы хатын-кызларыбыз ачты. Сугышчыларыбызны азык-төлек, кием-салым белән алар тәэмин итте, изге теләкләр белән алар рухландырып торды», — дип язды ленинградлы, Дәүләт премиясе лауреаты, Бөек Ватан сугышы ветераны, язучы Федор Абрамов.
Ирләре сугышка китеп 5-6 бала белән калган хатыннар бик күп булды. Алар шул нәниләрне тәрбияләү, фронтны икмәк белән тәэмин итү өчен бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр ачлы-туклы эшләделәр, карлы-бозлы сулар ишеп, кечкенә чаналар тартып чәчү орлыгы ташыдылар, үз сыерларын җигеп җир эшкәрттеләр, икмәк үстерделәр.
Әйе, бу сугыш илгә чиксез кайгы-хәсрәт алып килде, ләкин шулай да совет кешесе тез чүкмәде, бирелмәде, партиябезнең «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» лозунгысы астына берләшеп көрәште һәм шушы коточкыч дәһшәтне җиңеп чыкты. Җиңү безгә бик зур авырлыклар белән килде. Совет халкының 20 миллион улы һәм кызы җирдә тынычлык һәм бәхет урнашсын өчен үзләренең гомерләрен бирделәр. Безнең Иске Атлаштан гына да 385 кеше изге Ватаныбызны сакларга китте. Шуларның 185е сугыш кырларында ятып калды. Аларның исемнәрен Бөек Ватан сугышында корбан булган авылдашларыбызга атап куелган һәйкәлдән генә укып була. Үзенең исемен данга күмгән, бөтен Европа аша җәяү атлап, шуышып барып, дошманның өненә килеп җиткән совет солдаты җир йөзендә һәрвакыт кояш булсын өчен, тормыш чәчәк атсын өчен, тынычлык тантанасы өчен, киләчәк буын шат яшәсен өчен үзенең гомерен корбан итте. Ә бит аларның барысының да тормыш матурлыгын татып, дөньяда яшәргә, сөяргә, сөелергә, туганнары, балалары янына кайтып тормышка шатланып яшәргә хаклары бар иде.
Тиздән Бөек Җиңүгә 40 ел тулганда планетада тыныч тормыш өчен гомерләрен корбан итүчеләрнең исемнәре безнең телләребездә, йөрәкләребездә яңарырга тиеш.
Рәсемдә: (сулдан уңга) Иске Атлаш авылының сугыш ветераннары Мөкәррәмә Рафикова, Әминә Курмакаева, Җәүһәрия Манәпова һәм Афифә Аюкаева иптәшләр.
Бөек Ватан сугышы фронтларында авылдашларыбыз зур батырлыклар күрсәттеләр. Без зур горурлык белән Бөек Ватан сугышы орденнары һәм медальләре белән күкрәкләре балкыган сугыш ветераннарының батырлыкларына сокланып рәхмәтләр әйтәбез, аларны ихтирам итәбез. Бик күп хатын-кызларыбыз ир-егетләр белән беррәттән, кулларына корал алып, дошманга каршы турыдан-туры фронтларда, партизан отрядларында сугыштылар. Шулар арасында безнең авылдан да биш кыз бар иде. Алар: Рафикова Мөкәррәмә Исхаковна, Манәпова Җәүһәрия Исәновна, Музәева Акилә Ильясовна, Аюкаева Афифә Мостафовна, Курмакаева Әминә Айнетдиновна. Бу кызлар үзләренең чәчәк вакытларын фашистларга каршы сугыш кырларында үткәрделәр, кулларына корал тотып хәрәкәттәге армия сафларында сугыштылар. Бөек Ватан сугышы беткәч кенә алар туган авылларына кайтып тыныч тормыш итә башладылар. Фронтта чыныгып кайткан егетләр белән гаилә тормышы төзеделәр, колхозда, комбинатта һәм башка оешмаларда бик тырышып эшләделәр, өчәр — дүртәр бала үстереп, аларны тормыш юлына бастырдылар.
Мисал итеп бер гаилә тормышы турында әйтер идем. Акилә Ильясовна Насыйрова Карамалыда ярлы крестьян семьясында туып үскән. Фронттан кайткач, тормыш шартлары авыр булуга карамастан, Камышлы педагогия училищесына укырга кергән. Укуын уңышлы тәмамлагач, аны Иске Атлаш мәктәбенә башлангыч класслар укытучысы итеп җибәрделәр. Менә шунда эшләгәндә армиядән кайткан егет Захид Музәев белән гаилә тормышы төзеделәр. Заһид колхозда шофер булып эшләде. Ләкин сугыш арты авыр шартларда эшләргә туры килде, бик каты авырды. Шул сәбәпле вакытсыз пенсиягә чыкты. Акилә үз эшен, укытуны, бик яратып, тырышып башкарды. Яше тулгач, лаеклы ялга чыкты. Алар 4 бала тәрбияләп үстерделәр. Балалары да үзләренә ошаган, эшлеклеләр. Кызлары Сафия әнисенең профессиясен яратты, укытучы булды. Улы Абдулла колхозның иң ышанычлы танылган шоферы, күпчелек ерак рейсларга ул йөри. Икенче уллары Рөстәм, армиядән кайтып, Саратовта авыл хуҗалыгы институтында укый, өченче уллары Рафаэль армия сафларында хезмәт итә.
Бөек Ватан сугышында батырлык күрсәткән һәм бүген дә тыныч хезмәттә фидакарьлек белән эшләүче ветераннарыбыз мактауга һәм ихтирамга лаеклылар. Аларны ил мәңге онытмас. 10 ел, 20 ел, 30 ел, 40
ел үтте. Сугыштан кайтмаганнар һәйкәл булып мәрмәр пьедесталларга бастылар. Яңа буын кешеләре үсеп чыкты. Мәһабәт шәһәрләр салынды. Илебез җирендә сугыш эзләре җуелды, әмма кешеләр күңелендә ул мәңге җуелмас. Никадәр яшь гомерләр биреп, кайнар кан һәм ачы тир түгеп яуланган Җиңү көне, иң зур бәйрәм булып, буыннан-буынга күчә барыр.
Заһид Сәмирханов, хезмәт һәм сугыш ветераны,
редакциянең штаттан тыш фотокорреспонденты.
Иске Атлаш авылы.
«Күмәк Көч». 13 апрель 1985 ел.