Она защищала Родину

Җиңү өчен көрәште

Иске Атлашка килеп төшкәч, Афифә апа Аюкаеваның кайда торганын сорагач, бер яшь кенә кызчык аның өен дә, хәтта Бөек Ватан сугышында катнашуын да сөйләп бирде. Бу сүзләрдән соң сугыш ветеранының авылдашлары арасында абруе зур икәнлеген аңлап алдым.
Өйгә кереп Афифә апа белән танышкач, ике арада тыгыз элемтә урнашканын үзебез дә сизми калдык. Әтерсең лә, без аның белән бер-беребезне күптән белгән танышлар булып чыктык!
Бөек Ватан сугышы башланганда Афифә апага нибары 18 яшь тулган була. Аның балачагы авыр елларга туры килсә дә, яшь кыз киләчәккә зур өметләр баглый. Ләкин көтмәгәндә илебезгә килгән сугыш афәте бу хыялларны челпәрәмә китереп, җимереп ташлый. Кызны ирләр белән беррәттән фронтка җибәрәләр. Әйе, канкойгыч сугыш һәр көн яңадан-яңа солдатларның килүен таләп итә иде. Билгеле, ир халкы гына җитешеп тә бетмәгәндер.
Туган авылын беренче мәртәбә калдырып билгесезлеккә китү бик авыр булгандыр. Аны асрап үстергән ата-ана өчен дә бу зур кайгы була.
Афифә апа башта пехота частена эләгә. Биредә беркадәр хәрби эшкә өйрәнгәч, көтмәгәндә госпитальгә эләгә. Госпитальдә дәваланган вакытта ул авылын, аның халкын сагынып шигырьләр яза.
Йөзләгән шигырь, җыр туплаган дәфтәр Ватан сугышы кырларыннан әйләнеп кайткан һәм бүгенге көндә хәтер истәлеге булып саклана. Латин алфавиты белән язылган шигырьләрдә нинди генә юллар юк! Дәфтәрнең соңгы битләрендә кыска гына бер-ике дога да язылган. Менә шул шигырьләр һәм әби-бабайдан өйрәнгән догалар яшь кызга сугыш авырлыкларын кичерергә ярдәм иткәндер инде. Ни әйтсәң дә, кешенең күңелендә ниндидер бер ышаныч булырга тиеш.
Госпитальдән чыккач, Афифә апаны авиация частена җибәрәләр. Шуннан соң ул сугышның ахырына кадәр аэродромнарда хәрби самолетларны саклый, хуҗалык эшләрендә катнаша. Хәтта берничә мәртәбә «Дуглас» самолетында очарга да туры килә. Шунысын әйтергә кирәк, ул үзенең Ватан каршында үтәгән бурычы турында бик тыйнак сөйли. Ләкин аэродромнар да бит еш кына бомбага тотыла, анда да һәр көн корбаннар булып тора.
Афифә апага үзенең дус кызлары белән күп вакытта землянкаларда, я булмаса бернинди уңайлыклары булмаган баракларда торырга туры килә. Илебезне азат итә барган саен, алар да көнбатышка таба күченә баралар. Күп кенә яндырылган, таланган шәһәрләр һәм авыллар аша үтәргә туры килә. Халкыбызның тирән кайгысын да, чиксез шатлыгын да күрә. Бөек Җиңү бәйрәмен Познань шәһәрендә каршы ала.

public_12_01

Афифә Аюкаева сугыш елларында дус кызы белән.

Сугыш бетсә дә, кызларны өйгә җибәрергә ашыкмыйлар. Һәм көтмәгәндә Ерак Көнчыгышка күчәргә приказ алына. Эшелоннарга төялеп 50 көн эчендә Маньчжурия җиренә барып төшәләр. Биредә япон самурайларына каршы барган сугышларда катнашырга туры килә.
Ниһаять, 1945 елның октябрь аенда гына Иске Атлашка кайтып җитә. Туган авылында җиң сызганып эшкә керешә. Үзенең тормыш иптәшен дә таба. Икәүләп 4 бала тәрбияләп үстерәләр.
Бүген Афифә апа үзенең Мөнир исемле улы белән бергә гомер итә. Улы промкомбинатта столяр булып хезмәт итә, коллективта хөрмәткә ия булган кеше.
Килене Әминә участок больницасында медсестра булып эшли. Тату һәм мул тормыш белән яшиләр алар. Афифә апа үзенең сугышчан дусты, Мордовиядә яшәүче Ханифә Сунәева белән элемтәдә яши. Сугышчан медальләре, грамоталары аның тормыш юлының бай һәм онытылмаслык булуын хәтерләтә.

public_12_02

Афифә Аюкаева йортта кар көри.

Афифә апа яшьлеген сагынып, бүгенге тормышка карап соклана. Яшь буынга шундый рәхәттә яшәргә үзеннән өлеш кертә алганга чиксез шатлана.
Озын гомер, бәхетле тормыш сезгә, Афифә апа!

Равил Абдюшев, Иске Атлаш авылы.
“Күмәк көч” №25 (7471), 27 февраль, 1990 ел.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *