Мое село. Хайруллин Я.Х.

Авылым

public_18_01

ХӘЙРУЛЛИН
Якуб Хәсән улы
(1923 – 2004)

 

Табигатьнең матур урынын алган
Ялан яшәгән гүзәл авылым.
Шунда туып, шунда дөнья куйган,
Әби — бабаларым — кавемем.

Атлаш башы дип атаганнар
Бу авылның күркәм бер кырын.
Иген чәчеп, иген урган халкым,
Җырлый-җырлый шунда моң зарын.

Шуннан башлап изге юлын алган
Яшәү чыганагы — су — инеш.
Боргаланып барып Тазбалыкка
Кушыла ул матур, җыр килеш.

«Мукшы юлы» диләр, «Карамалы юлы» —
Шул кырларга тиңдәш табалмыйм,
Йөрәгемнән чыккан сокланулар хисен
Укучыма әйтми калалмыйм.

«Азизәкәй» кыры, «Пеләш таулар»,
«Улан юлы», «Чутырт буйлары» —
Күңелемнең иң түрләрен били,
«Суган таулар», «Мостяк юллары».

Карап туялмаслык кырларымнан
Кайткан чакта өйгә авылга.
Туктап алсаң — искитәрлек матур,
«Комлык башы» дигән урынга.

Яшеллеккә баткан авылым да,
Уч төбендә сыман күренә.
Ошатамын аны, кем әйтмешли,
Изге оҗмахларның түренә.

Их, матур да була иртә белән
Сызылып аткан алсу таңнары,
Җанга – тәнгә рәхәтлелек өсти
Шул чагында азан моңнары.

Бакчаларда сирень чәчәк ата,
Шомыртның да аңкый хуш исе.
Гөлбакчадай матур авылымда
Их, яшисе килә, яшисе.

«Күмәк көч» газетасыннан.

public_18_02

Пар каен

Тау итәге – яшел үзәнлектә —
Ике каен бергә үстеләр.
Кыйбла җилендә чайкалышкач,
Берсен-берсе кочып үптеләр.

Алар икәү бергә яфрак ярып,
Ул яфракны бергә койдылар.
Уртаклашып кичерделәр алар
Җылы хисләр, көчле тойгылар.

Яшел киемнәрен бергә салып,
Ап-акларын икәү киделәр.
Бураннарда, салкын көннәрдә дә
Һәрвакытта бергә иделәр.

Ничә еллар алар каршы алды
Сызылып ал таңнарның атканын,
Озак еллар каршылап озаттылар
Кояш калыкканын, ай батканын.

Каеннарда икән кеше язмышлары,
Аларда да була мәхәббәт.
Саф хисләргә чумып бу пар каен
Озак еллар үсте әйбәтләп.

Йомшак җылы җилләр искән саен,
Яфраклары шыпырт серләште.
Ә читтәге күрше каеннары
Әлеге пардан никтер көнләште.

Ә бер көнне усал куллар килеп,
Пар каенның берсен кистеләр.
Ялгыз калган ятим ак каенның
Бәхетеннән мәхрүм иттеләр.

Каеннарда кеше язмышлары,
Берсе калды, берсе югалды,
Бергә булган иң бәхетле көннәр
Сагынырга бары тик калды.

«Өмет» газетасыннан.

Ялгыз имән

Урман кырыеннан кырга чыгып,
Үсеп тора ялгыз бер имән.
Узган саен үзем шул турыдан
Карт имәнгә карап баш иям.

Җил-давыл да кыерсыта үзен,
Орындырып уза сабанчы.
Ботакларын һаман сирәгәйтеп.
Сындырып ала чыбык узганчы.

Ялгызлыктан туйган имәнкәйнең
Һичкеме юк киңәш итәргә.
Иртән таң сызылып тугачтан,
Кеме дә юк тәбрик итәргә.

Бер ялгызы басып тора кырда,
Киңәшчесе юктыр киңәшкә.
Урман «халкы» урман агачлары,
Игътибарсыз тозлы күз яшькә.

Адашкан да калган ятим кебек,
Ялгыз басып торадыр.
Ничә еллар инде берөзлексез
Табигатькә зарый кыладыр:

Ник үсмәгән икән шунда, янәшәдә,
Яшел шәлле зифа ак каен?
Яшел шәле белән селки-селки,
Сыйпар иде имән башкаен.

Үсмәгән шул, янәшәдә каен,
Табигатьнең, ахры, ялгышы
Әллә инде һич тә ялгыш түгел,
Карт имәннең үзенең язмышы.

Урман кырыенда парлы-парлыларны
Сыңар имән күреп көнләшә.
Күңеле белән табигатьне тиргәп,
Үзе белән үзе сөйләшә.

«Күмәк көч» газетасыннан.

Ана йөрәге — дөнья терәге

Бала тугач, иң беренче сүзен
Әни дигән сүздән башлыйдыр,
Иң беренче адымнарын да ул
Ана ярдәмендә атлыйдыр.

Ана сүзе ул — иң олуг сүздер,
Ул исемгә ия аналар,
Бала өчен кайгы-хәсрәт күреп
Ут эчендә сыман яналар.

Әнием, мәрхүм, мине үстергәндә
Жәлләмәде назлы сүзләрен.
Балам, бәгырем, дигән чакта
Нур яктыртты аның йөзләрен.

Балакаем, дигән җылы сүзләренә
Саран түгел иде әнкәем.
Һич онытмыйм әниемнең
Җан кисәгем, диеп әйткәнен.

Балдан татлы сүзе, нурлы йөзе
Күз алдымнан бер дә китмидер,
Ниндн сүзләр белән зурласам да,
Аның өчен ул аз — җитмидер.

Йомшак куллар белән сыйпап кына,
Йомшак җиргә салып йоклатты,
Назлы сүзләр белән гел иркәләп,
Моңлы тавыш белән уятты.

Инде үзем әти булгачтан да
Аның өчен булдым нарасый,
Аз-маз үземә хаста кагылса да,
Булдым аңа йөрәк ярасы.

Гомере кыска булгандыр, ахры,
Күреп өлгермәде миннән игелек,
Китеп барды фани дөнья куеп.
Гомерләр шул түгел мәңгелек.

Әнием, мәрхүм, күптән вафат инде,
Зират кылып йөрим каберенә,
И, Ходаем, ярлыка син үзең, диеп
Эндәшәмен юмарт тәңремә.

«Күмәк көч» газетасыннан, 2004 ел.

Имансызлык хөкем сөргәндә

Иблис, мәлгунь, иман әһелләрен
Эздән яздырырга керешкән.
Атеизм дигән орлыкларын чәчеп,
Явыз теләгенә ирешкән.

«Атеизм» чире —йогышлы авыру
Ил буенда бик тиз таралган.
Дин сүгүче, динсез, имансызлар
Шул орлыктан бик күп яралган.

«Атеизм» белән авыраучылар
Динне сүгә барлык көченә.
Сәбәбе да аның гади генә:
Иблис кергән аның эченә.

Ата—улны, ана кызны белми,
Кычкыралар берсе-берсенә.
Күрше күршесен күрәлми,
Пычрак түгә аның өстенә.

Ул чир белән авыраучылар хәзер,
Үтереп ташлый газиз анасын.
Мәрхәмәтсез япь-яшь аналар да,
Ташлап китә туган баласын.

Һәр көн ишетелә шомлы хәбәр:
Үтерелгән гәүдә тапканнар,
Яки көпә-көндез, юл чатында
Һич гөнаһсыз кешене атканнар.

Йә Чикатило кебек маньяк табылып,
Яшәп өлгермәгән баланы көчләгән.
Сөйләп аңлатмаслык, вәхшиләрчә,
Фаҗигале эшләр эшләгән.

Йә ялланган кеше үтерергә
Комсызланып бик зур акчага.
Андыйларның һич тә исе китми
Ташкын булып каннар акса да.

Атеизм христианның, мөселманның
Карап битләренә төкерде.
Ахыр чиктә адәм баласының
Әхлаклыгын тәмам бетерде.

Барлык явызлыкны язсак әгәр,
Шомлы төшләр төшкә иңәрләр.
Имансызлык белән сугарылып үскән
Ул чәчәкләр, бәлки, шиңәрләр.

«Күмәк көч» газетасыннан.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *