Мое село. Хайруллин Я.Х.

public_18_08Алтын көз

Матур жәйләр бик тиз үтте,
Килеп җиттек алтын көзгә дә.
Алтын көзнең биргән нигъмәтләре,
Җитәр безгә — һәммәбезгә дә.

Диңгезләрне әле хәтерләтеп,
Дулкынланып үскән игеннәр.
Бәйрәм киемнәре кигән кебек
Алтын йөрткән күлмәк киделәр.

Гәрәбәдәй эре бөртекләрне,
Амбарларга кертеп салдылар.
Иген башакларын жыеп алгач,
Кыр, басулар бушап калдылар.

Кыр — басулар һәм дә урманнар
Елмаешып тора янәшә.
Илаһи матурлыкка ия булган
Агач яфраклары сөйләшә.

Бөдрә, сылу каен яфраклары
Алтын суларына манчылган.
Каенкайның энесе — усакка да,
Ут — кызгылт яфраклар тагылган.

Өлкән абыйлары — имәннең
Яфраклары яшел торалар.
«Кайсыбызның төсе матур» — диеп,
Шул яфраклар бәйге коралар.

Агачларның иң олысы – нарат
Мәңге яшел булып күренә.
Оҗмахка кергәндәй буласың,
Ятып торсаң аның төбендә.

Алтын көздә урманнарда йөрү,
Хуш ясыйдыр кешеләр күңелен.
Мул төстәге көзге яфраклар
Хәтерләтә салават күперен.

«Өмет» газетасыннан.

public_18_09Авылым белән мактанам

Авылым белән мактанам мин,
И, матур туган ягым.
Йөрәгемә ятыш матур авыл.
Булмастыр, ахры, тагын.

Шунда туып, үсеп җиттем,
Тәмле суларын эчеп,
Текә тауларына йөгереп менеп,
Аннан мәтәлеп төшеп.

Тау астында чылтыраган инеш,
Һәрчак тартты мине үзенә,
Тылсым мизгелләрне оныта алмыйм.
Җитешсәм дә гомер көземә.

Инеш кырыена баскан килеш.
Карап торсаң суның агышын,
Рәхәтләнәсең ишетеп чылтырауның да,
Кошларның да сайрау тавышын

Инеш чылтыравын тыңлап кына,
Үсә шунда таллар, тирәкләр;
Бөдрә башлы тал-тирәкне күреп,
Сөенәләр җаннар, йөрәкләр.

Авылым халкы җыр һәм эш сөючән,
Горур мин шуның белән,
Халкым җыр һәм эш сөйгәнгә,
Мин дә халкымны сөям.

Авыл уртасында урам бизи
Манарасы изге бинаның
Моңлы тавыш белән азан әйтә
Мәхәлләнең хәзрәт имамы.

Эш сөючән халкым төзеп куйды,
Изгеләрдән изге бинаны,
Шул халкыма рәхмәт әйтеп
Хөрмәтләрмен һәрчак мин аны.

Чит җирләрдә йөргән авылдашлар,
Кунак булып килгәч Атлашка,
Барып ял итәргә ашыгалар.
Шомырт чәчәк аткач, «патош»ка

Мактадым мин ямьле авылымны.
Кая гына барган булсам да.
Ихлас күңелемнән сөям аны
Гомер көзем җиткән булса да.

«Күмәк көч» газетасыннан.

public_19_01Ак тунлы кыш

Йомшак кына, ап-ак мамык сыман,
Карлар яуды урман-кырларга.
Ак юрганын ябынып Җир-Анабыз
Тынга калып ятты йокларга.

Сылу каен яшел шәлен салып,
Ак мамыктай шәлгә төренде.
Мамык шәлен ябынып, зифа буйлы
Кар кызыдай матур күренде.

Кыш бабабыз бишек җырын җырлап,
Юрган ябып җирне йоклата.
Ә Җир-Ана ак юрганын ябынып,
Рәхәтләнеп йоклар кыш ката.

Бишек җырын җиргә җырлагандай,
Җырлап ала кайчак Кыш бабай.
Кайчакларда ыжгыра, пошкыра да,
Кайчак үкерә көрән аюдай.

Кыш кышлыгын итеп эш башкара,
Кар яудыра, аны туздыра.
Яр-базларга өреп кар тутыра,
Морҗаларга менеп сызгыра.

Ыжгырса да, яман үкерсә дә,
Ул ак кышны якын күрәбез.
Яңа елны, чыршы бәйрәм көнен
Ел буе без зарыгып көтәбез.

Яңа елда яңа уңышлыклар,
Яңа өлгерешләр көтәбез.
Тыныч тормыш, тыныч хезмәт,
Саулык, бәхет өмет итәбез.

«Күмәк көч» газетасыннан.

public_19_02Ак мыеклы кыш

Ак каеннар яшел яфракларын
Саргайттылар, күптән койдылар.
Әйтерсең лә, кыш килгәнен сизеп,
Аның якынлыгын тойдылар.

Кыр казлары, төркем-төркем булып,
Җылы якка очып үттеләр.
Күктә йөзеп йөргән ак болытлар
Ярма булып җиргә төштеләр.

Ак халатын киеп, ак мыеклы,
Ерак җирдән кыш та атлады.
Киң кырларны, урман, болыннарны
Ак юрганнар белән каплады.

Пыяладай нәзек боз катламы
Елгаларның өстен нык япты.
Ак юрганын ябынып Җир-анабыз
Язга хәтле тирән йокыга талды.

Ә кичләрен ак мыеклы бабай
Тәрәзәгә сала сырларын.
Һәрбер сыры серле-серле аның,
Белмәссең шул кышның серләрен.

Урмандагы алан кырыенда,
Күренешләр — исең китәрлек!
Һәрбер шуннан узып баручыны,
Үз ягына җәлеп итәрлек.

Бөдрәләрен койган миләшкәйнең
Җимешләре ала күз нурын.
Яңа гына яуган кар өстеннән
Куян узган киеп ак тунын.

Табигатьнең матурлыгы арта гына
Тәэсир итми һава шарты да.
Үзенә күрә бар да матур була:
Кар, яңгыры, буран — барысы да.

«Өмет» газетасыннан, 2001 ел.

Бәйрәмегез булсын мөбарәк

Бәйрәмегез белән тәбрик итәм сезне.
Илебезнең хатын — кызлары.
Теләкләрнең изгеләрен телим сезгә,
Мәхәббәт йолдызлары.

Бакчаларда үскән, матур чәчкәләрдәй,
Ямьләндерәсез бөтен илне сез.
Йөрәк ялкыннары биреп җылытасыз!
Атаны да, улны, ирне сез.

Сез ана да, апа, хатыннар да,
Зифа буйлы нәфис кыз да сез.
Гаилә тотырыгы, өйдә иман әһеле,
Тәүфыйк ияләре дә бит сез.

Көчсез кеше диеп юкка гына,
Чыгарганнар нигә ялган сүз?
Киресенчә, сезнең көчле булуыгызга
Сокланып карыйбыз без.

Сез укытучы да, табиб, сатучы да,
Журналист та, шагыйрә дә була аласыз.
Әгәр кирәк булса, ул чагында,
Космоска да оча аласыз.

«Күмәк көч» газетасыннан, 1996 ел.

public_19_03

Яз бәйрәме — 8 Март

Мартның сигезенче көне — бәйрәм көне,
Бәйрәм итә ил халкының һәрбер кеме.
Тәбриклиләр хатын-кызны ил уллары,
Чәчәк бәйләмнәрен суза ир куллары.

Күмелгәннәр алар бүген назга, нурга,
Теләкләре барып чыксын фәкать уңга.
Ир — атларның әниләре, апа — әбисе,
Егетләрнең сөйгән яры — нечкә биллесе.

Тәбриклиләр сезне ошбу бәйрәм белән,
Баш ияләр сезгә җан түреннән ихлас белән.
Ир — атларның сеңелләре, хәләл җефете,
Тәбриклиләр сезне ирләр: карты, егете.

Койган гөлләрдәй яшәгез елмаеп — көлеп,
Тормыштан тәм табып, яшәүнең ямен белеп.
«Асылташ»лар! Сез халкымның төгәл яртысы,
Гел яктыртсын сезне кояш — тәңре яктысы.

Ул көн китерсен, шатлык өстенә шатлык,
«Асылташ»лар ялтырасын кояштай балкып.
Бу көн әнкәйләргә чикләнмәгән бәхет китерсен,
Юлларына роза гөлләр, лалә чәчәк сибелсен.

«Күмәк көч» газетасыннан.

Делитесь информацией с друзьями:

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *