Она останется моим близким другом. Хайруллин Я.Х.

Ул якын дустым булып калыр да

«Күмәк көч»нең 65 еллык юбилее шаулап үтте дә китте. Бу газета минем үсмер чагымнан бирле якын дустым булса да, әллә инде дөнья мәшәкатьләреннән бушамыйча, әллә инде картлык, үзенең йонлач, сөякчел кулларын сузып, хәлсезлеккә калдыруы нәтиҗәсендә, миңа югарыда әйтелгән дус газетамны үз вакытында 65 еллык юбилее белән тәбрикләргә насыйп булмады. Шулай да, «соң булса да уң булсын» әйтемен искә алып, үземнең тәбрик сүзләремне җиткерәсем килә.
XXI гасырның ишеге ачылуын көтеп торган заманда «Күмәк көч» газетасы редакциясенә мин үземнең теләкләремнең дә иң яхшыларын гына юнәлдерер идем:
Район матбугаты эшчәнлеген тагын да киңәйтә һәм көчәйтә төшеп, дистә еллар буена үзенең битләрендә татар халкының татар булып калуы, аның динен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятын, телен саклап калуы турында армый-талмый яктыртсын, буыннардан-буыннарга җиткерсен иде. Анда хезмәт итүчеләргә исәнлек, бәхет, озын гомерле булуларын телим.
«Күмәк көч» 65 ел дәвамында татар телендә даими чыгып килә торган газета ул. Аның битләрендә төрле проблемалар, кайгы-шатлыклар, уңышлар, уңышсызлыклар — һәммәсе дә яктыртылып килделәр һәм яктыртылырлар да, дип уйлыйм.
Газета редакторы Ә. 3. Мухаметрахимовның юбилей тантанасында ясаган чыгышын газетадан укып һәм җирле радиодан тыңлагач, шушы мәкаләмне язарга һәм кайбер фикерләрем белән уртаклашырга булдым. Ул үзенең докладында газетаның 1930-нчы елларда чыга башлавын, ул вакытларда кемнәрнең корреспондентлар булып эшләүләре, кемнәрнең газета чыгаруда катнашулары турында, һәрберсенә тукталып, аерым-аерым бәя бирде.
Чыгышның нәкъ менә шушы урыны, мине әллә нинди тылсымлы уйларга биләп, бик ерак калган, әллә кайдагы үсмер елларыма алып китте, уйландырды. Шушы чор еллары белән күрешеп сөйләшкәндәй булдым. Мин менә шул мизгелдә исемә төшкән, редакциядә ул заманда хезмәт иткән кайбер журналистлар, авыл корреспондентлары турында өстәп язасым килә.
Ул вакытларда яңа гына оештырылган редакциядә безнең Иске Атлаш авылы кешсе, Татарстанның халык артисты Мөнир Якуповның әтисенең абыйсы Дәүләтша Зәйнулла улы Якупов (хәзер ул мәрхүм инде) хезмәт итте. 1937—1941 елларда газета битләрендә үзләренең мәкаләләрен бастырып баручы актив хәбәрчеләрнең кайберләре аеруча хәтеремдә уелып калганнар, күрәсең.
1938 елда Иске Атлашта җидееллык мәктәп ачылгач, бирегә аның директоры булып Таһир Сабиров килде. Ул әле безгә тарих фәненнән дә дәресләр бирде. Тик ул биредә озак эшләп өлгермәде, аны «Күмәк көч» газетасына редактор итеп күчерделәр. Мин аның шушы урында 1942 елга хәтле хезмәт итүен яхшы беләм. Әмма фронтка китүем сәбәпле, аның соңгы язмышы турында белә алмадым.
Газетаның һәр санында диярлек үзенең мәкаләләрен бастырып баручы Иске Мостяк авылы укытучысы Хәйрулла абый Юсупов — танылган шахматчы Артур Юсуповның бабасы — күңелемә сеңеп калган. Ул мәкаләсе ахырына автор итеп үзенең исем-фамилиясен кыскартып, «Юхай» дип кенә яздыра иде.
Шулай ук Иске Мостяк укытучысы — Евлейка кешесе булган Таһир Шакир улы Әюпов бик еш мәкаләләрендә авылдагы проблемалар, мәктәп турында язып чыга иде. Ул газета битләрен шигырьләре белән дә бизәде. Таһир Әюпов та мәкаләсе ахырына фамилиясен, исемен, әтисенең исемен кыскартып алган «Әташ» псевдонимын куя. Белмим, ул вакытта шундыйрак гадәт булгандыр инде.
Ул елларда редакциядә әдәби хезмәткәр булып хезмәт итүче Мөшәррәф Хаметовның эшчәнлеге дә бик яхшы хәтеремдә сакланып калган. Газетаның һәр чыгарылыш санында аның берничә мәкаләсе, я хикәясе, шигыре, я фельетоннары урын ала иде. Аның бер шигыренең соңгы ике куплеты хәзер дә күз каршымда көн кебек ачык сакланып калган. Ул анда авыл җитәкчеләренең җитешсезлекләрен, кайбер негатив күренешләрне тәнкыйтьләп шигъри юллар белән болай дип тасвирлаган:

«Я клубы ачылмыйдыр аның,
Имеш, табалмыйлар керосин.
Я бер авылдашым урлап китеп
Суд алдына баскан, «Сукин сын».

Совет кешеләренә килешмәгән
Бу күренешләр бетсен, таралсын,
Туган авылыбыз — Зиреклебез
Һич тукталмый үссен, яңарсын.

Мөшәр».

Мөшәррәф тә үзенең исемен кыскартып «Мөшәр» дип язарга ярата иде. Соңыннан инде аның, армиягә алынып, сугыш кырында һәлак булуы турында ишеттем.
Исемдә калганнардан авыл корреспондентлары арасында Иске Атлаш авылында укытучы булып эшләүче Заһид абый Аминовны сагынып сөйләргә һәм аның турында язарга була. Бу укытучы абый ул елларда, «Күмәк көч» битләрендә үзенең озын-озын хикәяләрен бастырып чыгарганга, күрә, газета укучылар аны Заһид Әмин дип
кенә йөрттеләр.
Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач та һәм аннан соң да мин аның язмышы турында бернәрсә дә ишеткәнем юк. Заһид Әминнең туган абыйсы да безнең Атлаш авылында укытучы булып хезмәт итте. Ул шулай ук, «Күмәк көч» газетасына ихтирам белән карап, күп кенә мәкаләләрен бастырып чыгара иде. 1943 елда кулга алынып,
анда вафат булган дип сөйләделәр. Әгәр аның туган-кардәшләре бу турыда нәрсә дә белсәләр, газета аша хәбәр итсәләр дә, бик ярый иде. Аның Мәел исемле кызы бар иде әле.
Тагын шунысын да әйтәсе килә: Иске Атлаш авылыннан байтак кына башка авылдашларым да — хәбәрчеләр район газетасы белән тыгыз элемтәдә тордылар. Аның битләрендә үзләренең мәкаләләрен бастырдылар.
Алар рәтенә Солтан Сөләйман улы Мавлютов, Абдулхак Мохетдин улы Давыдов, Хәсән Малышев, Әхмәтша Идрис улы Каняров һ. б. керәләр. Әле дә исемдә калган: 1941 елның декабре иде. Фашистларның Мәскәү тирәсеннән чигенү вакытында алдынгы фронт сызыгыннан килеп төшкән Әхмәтша абый Каняровның ачык хаты «Күмәк көч» битендә урын алган иде. Аның ачык хатын сүзен-сүзгә туры китереп яза алмасам да, эчтәлеген әйтеп узам, ул болай:
«Кадерле авылдашларым! Сезгә үземнең кызылармеец сәламнарымны җибәреп, эшегездә һәм көнкүрешегездә уңышлыклар теләп калам. Без хәзер фашист илбасарларын бертуктаусыз куып барабыз һәм үз ояларына
хәтле җиткерербез һәм үз ояларында ук дөмектерербез. Безнең эшебез дөреслектә. Без җиңәрбез!
Кадерле авылдашларым! Үз тарафыгыздан сез дә каршыгызга куелган һәрбер бурычларыгызны, йөкләмәләрегезне намус берән тулысынча үтәгез. Ялкауларга юл бирмәгез, аларны якламагыз, киресенчә, эшкә җигегез. Шулай булганда, фашистларны тар-мар итеп, гомуми Җиңүгә сезнең дә зур өлешегез кергән булыр. Кызылармеец сәламнәре белән авылдашыгыз А. Каняров», диелгән хатта.
Мин үзем дә кыска-кыска гына мәкаләләремне, я кечкенә генә шигырьләремне «Күмәк көч»кә даими җибәреп тордым. Аларның берсе — «Хәсән күле» иде. һәм анда чик буенда япон самурайларының оятсыз рәвештә һөҗүм ясап, Кызыл гаскәрләрнең көчен тәтегән килеш качып китүләре турында тасвирланды. Бу шигырем 23 февраль — ул вакытта Кызыл Армия көненә багышланып язылды. Аның бер куплеты мондый иде:

«Хәсән күле» дигән чик буенда
Самурайлар һөҗүм иттеләр
Кызыл гаскәрләрдән сабак алып,
Авыз-борыннарын җимереп киттеләр.

Кыскасы, «Күмәк көч» 65 еллык юбилеен уздырса да, ул бүген дә яшь эле. Газета укучыларына илһам һәм дәрт, көч бирә. Мин актив укучысы һәм хәбәрчесе буларак, бары уңышлыклар гына телим аңа.

Якуб ХӘЙРУЛЛИН.
Иске Атлаш авылы.
«Күмәк көч» газетасыннан.

Делитесь информацией с друзьями:

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *