Еллар һәм кешеләр
Халыкка багышланган гомер
—Милиция работникларының хезмәте тынгысыз һәм зур кыюлык таләп итә торган хезмәт. —Үз эшен яраткан җитез һәм йөрәкле егетләр генә хезмәт итә ул органнарда.
Ә Совет властеның яңа оешкан елларында, совет кешеләренә һәр караңгы почмактан үлем белән янап торганда милиция работникларына эшләргә бигрәк тә авыр иде, — ди Рәхмәтулла ага Сәмирханов.
—Бервакыт шулай төнлә Урта Терешкадагы квартирама кайтып керсәм, ни күзем белән күрим, тәрәзә ватылган, мендәрләр ерткаланган, урын-җир тапталган, бер почмакта минем белән күрешергә Карамалыдан килгән хатыным елап тора. Кулак иярченнәре кереп, аңардан мине таптырганнар, кыйнап куркытып та караганнар. Ләкин атналар буе өйгә кайта алмый йөри торган ирен каян белсен соң ул?
Ул елларда күп авылларда милиция работникларын үтерделәр. Шуның өчен күпләр бу эшкә керергә куркалар иде. Менә шул тынгысыз елларда милициядә биш ел эшләү дәверемдә үземнең тынычлап чишенеп йоклаганымны хәтерләмим. Утырып йокларга күнегеп беткән идем инде.
Рәхмәтулла агага үзенең 82 ел яшәү дәверендә күпне күрергә туры килгән. Кулаклардан яшерелгән икмәкләрен алу өчен көрәштә катнашкан. Бу җиңел эш булмаган. Яшерелгән икмәк турында, аны белүчеләр
булса да, әйтергә теләмәгәннәр, чөнки күп еллар буена байларга буйсынып яшәргә күнеккән крестьяннар, тиз генә үзләренең гадәтләреннән арына алмаганнар, кулакларның үч алуларыннан курыкканнар. Шул шартларда эшләргә кыюлык һәм тапкырлык кирәк булган. Ачлыкка интеккән республикабыз халкын икмәк белән тәэмин итәр өчен көчен аямаган ул. Шуңа бөтен осталыгын һәм тырышлыгын куйган. Ул елларда аны икмәк җыюда, кулаклар белән көрәштә тиңдәшсез батырлык һәм осталык күрсәтүе өчен «Искра» газетасына язып чыккан булганнар.
Карамалыда колхоз оештырылуга Рәхмәтулла Хәйруллович колхозга кергән. Ул вакытта авылда грамоталы кешеләр бик аз булган. Ә Рәхмәтулла Хәйрулловичның Астраханьда байларда батраклыкта эшләгәндә үзалдына хәреф танырга өйрәнүе, аннары солдатка киткәч, алты айлык полк мәктәбендә укуы аңа бик зур ярдәм итә.
Ул колхозда өч ел табельщик булып эшли, аннары хуҗалык мөдире вазыйфаларын башкара.
Рәхмәтулла ага үзенең семьясы белән читтә дә йөри. Таҗикстанда дүрт ел магазинда эшли. Сугыш башлангач, 1941 елда туган авылы Карамалыга кайта. «Карт булу сәбәпле мине Бөек Ватан сугышына алмадылар. Ә бит мин беренче бөтендөнья сугышында да, гражданнар сугышында да катнашкан кеше. Шуның истәлегенә ике ярам да бар», —ди ул. Сугыш елларында туган колхозында эшләгән Рәхмәтулла ага. Фронтны икмәк белән тәэмин итүдә үзенең лаеклы өлешен керткән.
1945—1947 елларда Новоспасск райпотребсоюз базасы мөдире булып эшләгән. Аннары ул 70 яшькә кадәр колхозда төрле эшләр башкарган. Рәхмәтулла аганың семьясы зур. Ул барлык балаларын да укыткан. Хәзер алар барсы да намуслы хезмәт итәләр. Рәхмәтулла ага Сәмирхановның фидакарь хезмәтен исәпкә алып, аңа төрле учреждениеләр бик күп грамоталар тапшырган, аның «Бишьеллык ударнигы кенәгәсе» дә бар. Хәзер ул безнең районның Почет кенәгәсенә кертелде.
С. Сәйфетдинова.
“Күмәк көч”. 12 ноябрь, 1968 ел.