Матур кешеләр турында сөйлибез
Сабыр канатларың сынмагач
Бөек Ватан сугышы тәмамланып, Җиңү көннәрендә Тәүхидә Закир кызы һәм Якуб Сөләйман улы Зөлкарнәевларга нибары 15—16шар яшь кенә иде әле. Ул вакытларда халыкның көнкүреше, яшәү шартлары турында сөйләп торулар кирәкмәс, дип уйлыйм. Чөнки ул чор кешеләре сугыштан соңгы авырлыкларны бик яхшы беләләр.
Якуб белән Тәүхидәгә мәктәпкә йөреп, чын мәгънәсендә, белем алырга насыйп булмады шул. Егет белән кыз колхоз кырларында, бик яшь булуларына карамастан, эшләп йөрделәр һәм шул вакыттан ук алар бер-берсенә ошап та калдылар. Тора-бара Якуб трактор йөртү һөнәренә укый һәм «корыч айгыр»да эшли башлый. Билгеле инде, ул елларда тракторчыларның дан тоткан чагы иде. Тәүхидә, кыз кеше буларак, бу матур егеткә чынлап ук күз төшерә, ә Якуб дигәннәре, кызның аңарга булган мөнәсәбәте көннән-көн арта баруын сизә һәм ике яшьнең арасында мәхәббәт чаткылары барлыкка килә.
Вакыт үзенекен итә: күрешүләр, төрле кичәләргә йөрүләр бу ике яшьне мәңгегә бергә булу җепләре белән бәйли.
Якубның әти-әнисе инвалидлар булуга карамастан, никахлашырга дигән тәкъдименә Тәүхидә берсүзсез риза була. Һәм алар туй да ясап куялар. Туй дигәннән, хәзерге заман туйлары кебек түгел инде.
Тормыш яшь килен кешегә, чын мәгънәсендә, үзенең сынауларын китереп бастыра. Озакламый Якубны армиягә алалар, ә Тәүхидә, йөкле хәлендә калып, әби белән бабайны да үз карамагына ала. Вакыт үтә тора. Якуб белән Тәүхидәнең мәхәббәт җимешләре, беренче балалары, үзенең дөньяга килүен белдереп, беренче авазын сала. Аңа Сафия дип исем бирәләр.
Тәүхидә һәм Якуб кызлары Сафия, Роза белән
Хәзер бер Тәүхидәгә өч кешене (үзе белән дүрт) карарга туры килә. Озак та үтми, Якубның сеңеле Мәрзия, авыру килеш, ике баласы белән бу гаиләгә килеп төшә. Көтмәгәндә, Мәрзияны паралич суга һәм түшәккә ятарга мәҗбүр итә.
Гаиләдә бердәнбер исән-сау кеше Тәүхидәгә мәшәкать өстенә мәшәкать өстәлә генә бара. Якуб армиядән кайтканда, гаилә зурайган була инде. Тәүхидә һич тә сынып-сыгылып калмады, чыдады, сабыр итте, тормыш күрсәткән сынаулар алдында каушап, коелып калмады. Ул үз баласын да, Мәрзияны, аның ике баласын, һич тә авырсынмыйча, әби белән бабайны да бөтен түземлеген куеп тәрбияләде. Авыру кешеләрне, яшь балаларны тәрбияләү бик җиңел түгеллеген үз башыннан үткән кеше генә белә.
Еллар буе шундый тормышта торып, иң беренче әбине, аннан соң Мәрзияны, бабайны соңгы юлларына, аларның бәхиллекләрен алып, хөрмәт белән озатты.
Моңардан башка, шунысы әһәмияткә ия, татар хатыннарына гына хас булганча, Тәүхидә күп балалы ана да — аның ун баласы иде. Ун баланың берсенә генә 3 яшендә дөнья куярга язган булган.
Бүгенге көндә Якуб белән Тәүхидәнең тугыз баласы — 6 кызы һәм 3 улы дөньяда яшиләр. Барысы да эш сөючән, турылыклы, һәммәсе дә үз тормышлары белән көн күрәләр. Әти-әниләренең хәлләрен белеп, ярдәм күрсәтеп торалар. Аларның оныклары гына да хәзер егермеләп. Тугыз баланың һәрберсе турында бәйнә-бәйнә язмасам да, беренче балалары Сафия турында язмыйча булдыра алмыйм. Исеменә күрә җисеме булган Сафиягә, әнисе һәм әтисе кебек, бик яшьли тормыш дулкыннарында күп чайкалырга туры килде. Авылда сигез классны тәмамлагач, укуын ташлады, чөнки өйдә бер дистәгә якын бала булгач, бигрәк тә ул елларда, материаль яктан җитешмәүчәнлек үзен сиздереп торды. Якуб белән Тәүхидәгә, азрак булса, да, кул арасына керүче кеше булды ул, гел өй эшләрендә катнашты. Тора-бара Сафия хат ташучы булып эшкә урнашты. Ул вакытта аңа яңа гына 16 яшь тулган иде. Бу яшь кыз балага, бәлки, авыр да булгандыр. Чөнки һәр гаилә бер яки ике генә газета-журнал яздырып калмый иде, ә дистәләгән экземплярләр да алучылар булды. Хатлар да, телеграммалар да, котлау открыткалары да СССР территориясеннән өзлексез килеп торды. Шушы килгән корреспонденцияләрне, ул үзендә зур җаваплылык сизеп, үз ияләренә вакытында тапшырды һәм бүген дә шулай ук намус белән, тырышып хезмәт итә.
Тиздән Сафиянең хат ташучы булып эшләвенә 35 ел тула, ә Якуб белән Тәүхидәнең алтын туйларына да ерак калмады.
Аларга исәнлек-саулык, озын гомер теләп, кешелекле булып калулары өчен рәхмәт әйтәсе килә.
Якуб Хайруллин.
“Күмәк көч”. 2001 ел.