Спасибо Вам

Рәхмәт әйтәм

Февраль аеның салкын, буранлы бер төнендә минем күптәннән килгән йөрәк авыруым кабатланды. Тиз арада врач ярдәме кирәкте. Шундый төнгә карамастан, безнең Иске Атлаш участок больницасы баш врачы Нургаяз Газизович Вәлиев чакыртуга бик тиз арада килеп тә җитте. Ул миңа кирәкле медицина ярдәме күрсәтте.

public_27_01Валиев Н.Г.

public_27_02Аширова С.Я.

Авыруым еш булганга күрә, медицина сестрасы Сания Ашировага күп мәртәбә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ул бервакытта да кире какканы юк, бу юлы да беренче иде. Аларның кешеләргә шундый игътибарлы булганнары өчен рәхмәтемне әйтер идем.

Халимә ЧАМКАЕВА, колхозчы.
“Күмәк көч” №25 (5656), 27 февраль, 1979 ел.

Үз даруың белән барсаң …

Иске Атлаш участок больницасы табигатьнең матур почмагына урнашкан, анда намуслы кешеләр хезмәт итәләр.
Белмәгән кеше бирегә килеп эләккәч, бу урынны ял йорты я булмаса ниндидер санаторий дип уйлап куюы ихтимал. Ә моның өчен җирлек тә бар, үсеп утырган яшь наратлар шуны дәлиллиләр сыман, ә җәй айларында инде яшел имәннәр тирә-юньне тагын да матурлыйлар.
Иске Атлаш участок больницасы табигатьнең нәкъ әнә шушы матур урынына урнашкан. Аллеяда ук участок больницасының баш врачы Нургаяз Газизович Вәлиевны очраттык. Ул безне больница бинасы эченә алып керде. Биредә, тышта февраль җилләре сызгыруга карамастан, шундый җылы, якты, һавасы саф, идәннәре чисталыктан ялтырап ята, басарга оялырсың хәтта. Ә бит бүген бөтен җирдә дә мондый җылылык юк, чисталык та кимеп бара. Барысы да ягулыкның юклыгына, финанс мәсьәләләренең бик кискен хәлдә торуына да сылтыйлар. Сүз юк, бу бер яктан дөрес тә, ә мин менә Иске Атлаш участок больницасында шундый юклык заманында да чын экономияле хуҗаларча эшне оештыручы барлыгын күреп, инанып кайттым. Дөрес, илдәге юклык, җитешмәүчәнлек әлеге больницага да кагылып үтмичә калмаган, аның яман җилләре аларны да бөгеп, тар-мар итеп, туздырырга тырыша.
Больницаның материаль базасы әлегә нык. «Берничә ел түзәбез әле, —дип сүзен башлап җибәрде баш врач Нургаяз Газизович Вәлиев безнең белән әңгәмәдә. — Ремонтны моннан бер-ике ел элек уздырганга, җаннар бераз тынычрак тора. Котельныйга да ягулыкны вакытында кайтара алдык.
Ләкин йөрәкне әрнеткәннәре дә бик күбәеп китте әле соңгы вакытта.
Менә 1996 елның икенче аен түгәрәкләп киләбез, ә больницага медикаментлар алу өчен бюджеттан бер тиен дә төшкәне юк. Шуңа күрә кирәкле даруларны ала алмыйча иза чигәбез. Көннән-көн дәвалау сыйфаты да кими бара. Авыру кешедән үзеннән кирәк даруларны алып килүен соралабыз, шулай булмый һич мөмкин түгел. Ә кайбер кешеләр авырап киткән очракта «Я, узар», дигән принципка күчтеләр. Ахыр чиктә авыру шулкадәр катлаулана ки, хәтта аны җиңү өчен бик күп средстволар түгәргә, тагын да кыйммәтле дарулар алырга мәҗбүр итә. Кайвакытта соң да була инде. Әйе, соңгы вакытта безнең илебездә кеше факторы, аның сәламәтлеге турында кайгырту бөтенләй икенче планга калды. Айлап-айлап акча алмагач, баш авыртудан гади генә төймәләр дә сатып ала алмыйлар бит инде хәзер гади кешеләр.
Медицина урам чатында басып теләнүче хәленә калды бит хәзер. Аның финанс хәленең начарлыгы бүген беркемне дә борчымый. Бүген больницага үз даруларың белән барсаң гына, дәвалана аласың, әгәр инде кесә ягың тар булса, арлы-бирле генә дәва алырсың. Мондый хәл бер безнең район больницаларында гына түгел, башкаларында да моңа тап буласың. Шулай итеп, ходайдан саулык кына сорарга кала.
Медицина хезмәткәрләренә ходай сабырлык биргән. Икешәр-өчәр ай хезмәт хакларын алмыйча нужаланалар алар, балалар өчен компенсацияләре дә түләнмәгән әлегә. Кемнән сорарга, таләп итәргә икәнен дә белми тордылар алар.
Менә айлап-айлап хезмәт хакын бирмәү турында, участок больницасы терапевты В.Н. Платошечкин да зар кылды: Ул үзе дә, хатыны да биредә хезмәт итеп, кешеләр дәвалыйлар. Яшәргә, эшләргә көннән-көн авырая, ди ул.
Авыл халкы да, баш врач үзе дә бу белгеч турында тик җылы сүзләр генә әйтәләр. Аның кебек фидакарь хезмәт итүчеләр бу коллективта бик күп, кайсындыр аерып алып мактап та булмый, һәрберсе үз алдындагы бурычны намус белән үтәргә тырыша. Коллективта 24 кеше, 2 врач һәм медицина сестралары хезмәт итәләр. Алар чын мәгънәсендә эшчәннәр, шуларның көче белән җәен кырда 4 тонна бәрәңге, 2 тонна кәбестә, кишер үстерелгән. Бу эш белән 4—5 ел шөгыльләнәләр, шуңа күрә авыруларны ашату буенча андый кытлык кичермиләр биредә, менюлар канәгатьләнерлек.
Егылып ятып еларлык булмаса да, җиң сызганып хезмәт итәр өчен каршылыклар байтак. Медикаментлар, бензин алу өчен акча юклык, радикулит авыруы кебек, коллективның күңелләрен әрнетеп тора.
Баш врач Нургаяз Гзизович Вәлиев, океанда давыл вакытына калган кораб капитаны сыман, үз курсыннан чыкмыйча, давыл җилләре белән көрәшә-көрәшә, шушы кыен ситуациядән чыгарга омтыла. Ә коллектив членнары бердәм булып аңа ярдәмләшәләр.

Иркә МУРӘСОВА.
“Күмәк көч” №41 (8480), 2 апрель, 1996 ел.

Делитесь информацией с друзьями:

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *