Әйләнә-тирәсе урман.
Үзәнлектә зур авыл.
Чал тарихта урын алган
Иске Атлаш була ул.
Җиңү солдаты иде
Табигатьнең гүзәл почмагына урнашкан Иске Атлаш авылында туып-үскән һәм матур, истәлекле тормыш кичергән Муса Хөсәен улы Аюкаевка багышлана бу язмам. Сугыш һәм хезмәт ветераны Муса аганың якты истәлеге авылдашларының күңелендә саклана.
Муса ага, хатыны Кәшифә апа һәм балалары Мәсум, Равил (1952 ел).
Ул 1916 елда крестьян гаиләсендә дөньяга аваз салган. Еллар, тормыш авырлыкларын Аюкаевларның балалары Сафа, Закир, Исхак, Шакир, Маһирә һәм Муса зур гаиләдә кичергәннәр.
Авыр шартларда яшәсәләр дә, Хөсәен бабай үз балаларына дөрес тәрбия биреп үстергән, алар өчен көчен кызганмаган, азмы-күпме заманына карата белемле итәргә тырышкан.
Тик Бөек Октябрь революциясе генә бу бәхеткә юл ачкан, наданлыкны бетерү чараларын күргән, балаларга да, олыларга да укырга һәм язарга өйрәнү мөмкинлеге биргән.
Шул исәптән Иске Атлаш авылында да яшьләрне укыту максаты белән мәктәп ачылган һәм башлангыч белем алуга мөмкинлек булдырылган. Менә шушы уку ноктасына Хөсәен улы Муса да тартылган һәм ул дүрт сыйныфны туган авылында бетергән. Ләкин башлангыч белем генә аңа аз булган, ул күрше Иске Мостяк авылына юл тоткан, чөнки биредә җидееллык мәктәп эшләгән.
Җиде сыйныфны уңышлы гына тәмамлап, Муса Иске Атлаш авылына кайта, үз хуҗалыкларында булышып, ярдәмләшеп яши, егет булып җитешә. Илдәге авыр, колхозлашу елларын үз күзләре белән күреп үскән егет тормыш дулкыннары арасында югалып калмаган, гаиләләре белән шикләнеп тормыйча, колхозга кергәннәр. Муса ага яңа оешкан хуҗалыкта хәленнән килгән кадәр эшләгән.
Күмәк хуҗалыкта хезмәт итеп, чыныгып үскән егет армия сафларына чакырыла.
Ул хәрби хезмәтен Ерак Көнчыгышта, Байкалның аръягында үтә. Өйгә кайту, демобилизацияләнү вакыты якынлашкан көннәрдә Гитлер Германиясе, мәкерле рәвештә, Советлар Союзы чикләрен бозып, Ватаныбызга каршы сугыш башлый.
Илебезгә зур куркыныч яный, шул сәбәпле Муса хезмәт иткән хәрби часть көнбатышка юнәлдерелә. Фашист илбасарлары яхшы коралланган дивизияләре белән байтак илләрне басып алганнар иде. Безнең авылларны һәм шәһәрләрне утка тоттылар, яндырдылар, җимерделәр. Совет халкы фашизмга каршы киртә булып торды, тик шулай да безнең гаскәрләр вакытлыча артка чигенергә мәҗбүр булалар. Фашист козгыннары Белоруссия һәм Украина җирләренең байтак өлешен басып алалар, шактый көчләрен туплап, илебез башкаласы Мәскәүгә ыргылалар.
Шушы дәһшәтле елларда якташыбыз коммунистлар партиясе сафына кабул ителә, фронтның алгы сызыгында дошман белән күзгә-күз очраша, аны дөмектерү өчен бар көчен, энергиясен куя. Җиңү, билгеле, җиңел генә бирелми, сугыш күп корбаннар, зур югалтулар таләп итә.
Яшь коммунист, энергиясе ташып торган солдат Кенигсберг (хәзерге Калининград) шәһәрендә Бөек Җиңү көнен каршылый.
Муса Хөсәенович армиядә сигез ел ярым хезмәт иткәч кенә, туган авылына — Иске Атлашка әйләнеп кайта. Данлы сугышчыны туганнары колач җәеп каршы алалар һәм ул «Ударник» колхозында хисапчы булып хезмәт итә башлый.
Җәмәгать эшләрендә актив катнаша, авыл Советы депутаты итеп сайлана, партия кушканны намус белән башкара. Аның тырышлыгын, җәмәгать эшендә оештыру сәләтен күреп, авыл Советы председателе итеп сайлыйлар.
1946 елда Муса авылның чибәр кызы Кәшифә белән гаилә корып җибәрә.
Ул заманда авыл Советы председателенең мәшәкатьләре күп була. Илебездә авыл хуҗалыгын яңадан аякка бастыру бурычы куела. Шул максаттан чыгып, авыл халкын заемнарга язу эшләре бара. Нинди генә авырлыклар, киртәләр очраса да, Муса ага аларны чишү юлларын эзли һәм үз вазыйфаларын җиренә җиткереп башкара.
Ул җитәкләгән авыл Советы алдынгылар исәбендә була. Бу вазыйфаларны ул дистә елдан артык намус белән үти.
1960 елда «За мир» колхозы коммунистлары Муса Аюкаевны үзләренә җитәкче итеп сайлыйлар. Ул партиянең райком әгъзасы, район Советы депутаты булып берничә тапкыр сайлана. Үзенең намуслылыгы белән авылдашлары арасында зур абруй казана. Аның шундый хезмәтен күреп, район җитәкчеләре якташыбызны өлкә партия-совет мәктәбенең берьеллык курсларына укырга җибәрәләр. Белемен күтәреп, тагын да җаваплырак эшкә билгеләнә. «За мир» колхозында төзелеш буенча нормировщик-экономист, кадрлар бүлеге инспекторы, ревизия комиссиясе председателе вазыйфаларын зур төгәллек белән пенсия яшенә җиткәнче башкара.
Алар тормыш иптәше Кәшифә апа белән 57 ел бергә яшәп, биш бала үстерделәр, белем биреп, олы тормыш юлына бастырдылар. Бай һәм шул ук вакытта катлаулы тормыш үтеп, Муса ага 87 яшен тутырып, якты дөньядан китеп барды.
Менә шундый сыйфатларга ия иде Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Муса Аюкаев.
Мин бу язмамны шигъри юллар белән тәмамлыйм.
Еллар үтә,
Тормыш дәвам итә.
Җирдә яшәү булсын мәңгелек,
Күкләр аяз, кояш көлеп торсын,
Җир-анабыз, барлык кешелек.
Тәүфыйк ИБРАҺИМОВ.
«Күмәк көч», № 87-88. 24 июль 2004 ел.