Гомер бушка үтмәгән
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга инде байтак еллар үтсә дә, күп сулар акса да, эзе бүген дә саклана. Туган авылым Иске Атлаштан илне сакларга, яу кырына 700дән артык ир-егет чыгып китә. Сугыш, афәт, күз яшьләре, хәсрәт кенә китерә шул ул — авылдашларымның 300 тирәсе генә туган якларга әйләнеп кайта. Ә калганнары чит-ят җирләрдә мәңгегә ятып калды. Һәр гаиләгә канлы эзе кагылды сугышның. Күпме тол хатын, ятим балалар җәфа чикте. Барлык авыр эш, тормыш йөген тарту шул хәлсез җилкәләргә төште. Сугыш еллары балалары хәзер инде үзләре дә олыгайдылар. Әмма ул көннәр аларның күңелендә мәңге төзәлмәслек яра калдырды. Сугыштан әйләнеп кайта алган ветераннар да санаулы гына калды инде. Безнең авылда дистәдән артмый дисәм, ялгышмамдыр.
Бүгенге язмам шундыйларның берсе — Кәбир ага Яфаров турында. Ул 1926 елда Иске Атлашта туган. Җидееллык мәктәпне 1941 елның май аенда тәмамлый. Яше тулар-тулмас, 1943 елда инде хәрби хезмәткә чакырыла. Мари республикасында кыска сроклы хәрби хәзерлек үткәннән соң Латвиягә озатыла. Беренче чирканчыкны шунда ала, утлы сугыш эченә керергә, бәрелешләрдә катнашырга туры килә. Шунысы кызыклы, алар армиягә Яңа Мостяк авылыннан Равил Бари улы Туктаров белән бергә алыналар. Фашистларны Литва, Латвия җирләреннән куганда да якташлар аерылмыйлар. Калининград шәһәрен азат иткәндә исә, Кәбир Шакир улы аеруча аерылып тора. Монда ул тәүге хәрби бүләккә — «Батырлык өчен» медаленә лаек була. Әмма, яраланып, госпитальгә эләгә, 8 ай буе дәваланырга туры килә. 1944 елда алган яралары тулысынча төзәлми, икенче группа инвалидлык бирелә. «Кызганыч, әмма Берлинга чаклы барып житә алмадым»,-ди Кәбир ага. Шулай булса да, аның күкрәген I дәрәҗә «Ватан сугышы ордены» һәм күптөрле медальләр бизи.
Сугыш инвалиды туган якларында эшсез тормый. 1945 елны ындыр табагын җитәкләүне йөклиләр аңа. Яшь мөдир үз вазифаларын намус һәм төгәллек белән башкара. Колхозда хезмәт иткәндә аның күзе авылның чибәр кызы Таибәгә төшә. Дүрт ел буе дуслашып, сынашып йөргәннән соң, гаилә коралар. Тормыш йөген бергә тарталар. Бер-бер артлы балалар туа. Кәбир абыйның җитдилеген, тырышлыгын күреп, аны Инвалидлар артеленә счетовод итеп күчерәләр. Ә 1960 нчы елда Инвалидлар артеле Иске Атлаш промкомбинаты итеп үзгәртелә. Кәбир ага шушы предприятиедә озак еллар баш хисапчы, экономист-плановик булып эшләде. Лаеклы ялга чыккач та эшен дәвам итте. Таибә апа белән Кәбир абый Хезмәт ветераннары дигән мактаулы исемгә лаек булдылар. Дүрт бала үстереп, олы тормыш юлына бастырдылар. Һәркайсы үз урынын тапты, эшендә ихтирам казанды. Шулай булгач, Яфаровларның гомере бушка үтмәгән. Хәзер алар балаларының игелеген күреп яшиләр. Йә, шуннан да олы бәхет бармы бу дөньяда?! Шул көннәрдә Яфаровлар гаиләсендә зур бәйрәм булачак. Кәбир абый һәм Таибә апаның гаилә корып җибәрүләренә 50 ел тулды. Алтын туйга балалар, оныклар җыйналыр, гөрләшеп бәйрәм итәрләр. Шундый истәлекле көндә изге теләкләр дә яңгырамый калмас. Аларга минем дә кушыласым килә. Өстәп шуны гына әйтер идем, кояштай озын гомерле, киләчәктә дә бәхетле булыгыз.
Тәүфыйк ИБРАҺИМОВ,
Иске Кулатка районы, Атлаш авылы.
Фоторәсемдә: Кәбир Шакир улы Яфаров.
Заһид Самерханов фотосы.
«Өмет», 1999 ел.