ТОРМЫШ ХАТИРӘЛӘРЕ

Табигатьнең начар вакыты юк

ЯЗ ҖИТКӘНДӘ

Кыш бетеп бара,
Карлар азая
Көннән көн кояш
Җылы тарата.
Кошлар матурырак
Көйләр сайрыйлар.
Бөреләр талда
Тула башлыйлар.
Кыш язга җиңел
бирешмәсә дә.
Безнең күңелдә
Язның сулышы.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Ерак та түгел
Язның рәхәте.
Чылтырап су аккан
Тавышлар истә,
Төрле чәчәкле
Болыннар төштә.
Җитә, тиз җитә
Җылы яз көне,
Балалар суда
Уйнап йөрүе.

2004 ел

ЯЗ

Тып—тып тама
Язгы тамчы —
Күңелне шатландыра,
Чук—чук җырлый
язгы тургай —
Мәхәббәтне арттыра.

Язгы җил дә исә йомшак —
Куеннарны тутыра.
Умырзая чәчәк аткач,
Тормыш илһамландыра.

Язгы кояш биек, җылы.
Безгә нурларын сибә,
Ә ягымлы ләйсән яңгыр
Безгә ышаныч бирә.

2001 ел

ҖӘЙ

Җәйнең иң матур вакыты.
Төрле төстә болыннар.
Җиләкләре пешеп килә,
Кызаралар алмалар.
Кошлар сайрый матур көйләр,
Шатландырып күңелне.
Ягымлы, җылы җилләре,
Назлап сыйпый чәчләрне.
Күбәләкләр уйнап оча,
Әллә оҗмах кошлары.
Татлы ширбәт җыеп йөри,
Нечкә билле кортлары.
Шау-гөр килә бала—чага,
Зурлар эшкә ашыга.
Кояш нурлары кыздыра,
Күлдә су да җылына
Их, рәхәт соң, җәй көнендә,
Булмасын бүтән кышлар.
Шундый матур мизгелләрнең
Кадерен белик, дуслар!

2000 ел

АЛТЫН КӨЗ

Кызыл, сары, яшел яфрак
Бизи урманның йөзен.
Шул күренеш хәтерләтә
Хәтфә келәмнең үзен.
Әнә басып тора читтә
Зифа буйлы бер каен.
Көзге җилләр хасил итә
Яфраклар кыштырдавын.
Берәм—берәм төшеп бетә
Төрле төсле яфраклар.
Җир өстенә җәелеп китә
Әллә мамык мендәрләр.
Әнә ерактан күренә
Кызыл пешкән миләшләр.
Кошлар аңа куанырлар
Кыш көннәре килгәчтән.
Кызыл балан да ямь өсти,
Авызны ачытса да.
Агач төбе саен гөмбә,
Кәрзинне тутыр гына.
Алтын көзнең матурлыгы
Күпләрне сокландыра.
Илһам бирә, куәт өсти,
Күңелне шатландыра.

1999 ел

КӨЗ

Кыр ял итә, кара тунын киеп,
Тик уҗымнар гына яшәрә.
Урман шаулый, яфракларын коеп,
Җан өздереп искән җилләрдә.
Бакчалар да җыелып бетте инде,
Куаклар да калды шәрә—ялангач.
Кошлар инде күптән сайрамыйлар.
Бер туярлык җим дә тапмагач.
Йөзеп йөри күктә кара болыт,
Яңгыры да үзен көттерми.
Кояш бер чак кына карап ала,
Нурларын да җиргә җиткерми.
Табигатьнең начар вакыты юк,
Һава торышына бирсен бәрәкәт.
Мул уңышлар биргән җәй—көзләргә,
Чын күңелдән әйтик без рәхмәт.

2000 ел

КЫШ

Җир ял итә
Кыш мендәрен ябынып,
Урман шаулый
Суык җил искәч
Каеннар ятим баладай
Яфраклары коелгач.
Бөтен гаепне кар каплый,
Начар төшләр югала,
Дөнья ап-ак карга баткач
Саф яшь килендәй була.
Агачларның ботаклары
Ак сыкыга күмелгән,
Кояшка каршы ялтырыйлар
Әллә бәллүрдәнме икән.
Табигатьнең начар вакыты юк—
Төрле һава торышы — була бәрәкәт.
Эссе булып яңгыр явып үтсә
Дөньябызга төзи тәхәрәт.