ТОРМЫШ ХАТИРӘЛӘРЕ

Дулкынланып тибә
                                  йөрәк

public_28_14Карлар китә,
Язлар җитә—
һаман мин сине көтәм.
Кайда киттең сөйгән бәгърем,
Язмышың кайда икән?

Кошлар кайта
Җылы яктан,
Матур җырларын җырлап.
Ныклап ояларын үрә,
Нәни кошчыклар уйнап.

Шатланалар сыерчыклар
Без ясаган ояга.
Куаналар очып сайрап
Кояш нуры җылыга.

Ләйсән яңгыр яуган чакта
Җирнең битләрен юар.
Яшене дә сызылып китеп,
Күздән кайгыны куар.

Юк мин көтәм, ышанамын:
Син барыбер кайтырсың
Шомырт, сирень чәчәк аткач
Капка ачып карарсың.

ИСТӘЛЕК

Саф һава күлнең янында,
Әкрен генә җил исә.
Чылтыр—чылтыр су тавышы
Алып китә яшьлеккә.

Дулкынланып тибә йөрәк,
Сулыш та бик ешая,
Күңел язгы яшен кебек,
Сызылып китә еракка:

Беренче мәхәббәт янына,
Сер сөйләү кичләренә,
Беренче таң каршылауга,
Беренче кыюлыкка.

Кайтса иде яшь вакытлар
Берәр генә минутка…
Чөнки ерак, ерак алар—
Калды сагынып сөйләргә.

Тагын су чылтырап алды,
Уятты истәлектән,
Кайтарып куйды хыялны
Авыр реаль тормышка.

ЯҢГЫРДАН СОҢ

Җилләр тукталды,
Күкрәүләр тынды.
Болыт артыннан
Кояш күренде.

Салават күпере
Сызылды күктә,
Яңгыр үтте диеп
Белдерде безгә.

Күзне чалдыра
Яңгырлы үлән,
Ә тамчылары
Энҗе бөртектәй…

Хуш ис таралды,
Һава тын булды,
Кошлар куанып
Сайрый башлады.

Агачлар тынып
Йокыга талды,
Җирдән ак томан
Өскә әверелде.

Шундый вакытта
Тыныч күңелгә,
Җылы тын өйдә
Серләр сөйләргә.

ТАТУ ЯШИК, ДУСЛАР

public_28_15Әйдә, дуслар, тату яшик,
Бер—беребезне аңлашып.
Шатлыкка бергә куанып,
Кайгыны уртаклашып.
Читтә калсын тәкәбберлек,
Нәфрәтне дә онытыйк.
Якты йөзләр белән карап,
Бер—беребезне хуплыйк.
Рәнҗетмик күңелләрне,
Тормышлар катлаулы дип.
Безгә начар сүз әйтсәләр,
Шаярып җавап бирик.
Әнкәйләрнең әйткән сүзләр
Хәтергә кереп сеңгән:
Сиңа таш белән бәрсәләр,
Кайтар балам аш белән.
Дус—ишнең уңышларына
Шатланыйк барыбыз да.
Кара йөзләр булмасыннар,
Без дуслар арасында.
Кеше гомере бик кыска,
Ул кунак кына җирдә.
Шуның өчен тату гына,
Яшик, дуслар, җиһанда.

1999 ел

_______________________

Укытучыларны
                                   хөрмәтләп

Беренче мәртәбә класс    
  ишеген ачып керткән         
укытучым Тәнзилә               
Ярулловна Айзадуловага
багышлыйм                                 

БЕРЕНЧЕ УКЫТУЧЫМА

Исемдә әле бүген дә
Сентябрьнең җылы иртәсе.
Йөзләрендә шатлык уйнап торган
Әнкәемнең назлы иркәсе.
Кыңгырау чаңы чакыра
Дәрес башлана диеп.
Балалар класска керә
Бер—берсен этеп-төртеп.
Әнкәйнең кулын нык тотам,
Җибәрмәскә тырышам.
Шул чак укытучы апам
Сыйпап ала башымнан.
Апа да класска керде,
Елмаеп исәнләште.
Ягымлы тавышы белән
Кереш сүзне башлады.
Тынычлык,
                   Ватан,
                         Әниләр
Дигән сүзләр тыңладым.
Туган җирнең гүзәллеген
Сабый чакта аңладым.
Ел артыннан ел үтсә дә,
Искә төшә бу дәрес.
Минем күңел сандыгында
Калдырды ул тирән эз.

public_28_16

МӘҢГЕ КИТМИ ШУЛ СУРӘТ

Чибәр апа класска керде, .
Күзләр сөеп карады,
Җылы тавыш белән безгә
Назлы сөйли башлады

Илебез, җиһан турында
Нинди матур табигать.
Оста халкым хакларында.
Диңгезләр, океаннар…

………………

Шушы дәрес истә калды,
Үтеп китте күп сәгать.
Ләкин минем күз каршымнан
Мәңге китми шул сурәт.

public_28_17

Вот и наступил                                         
долгожданный твой день!               
Перед тобой большая задача —   
выбрать свой жизненный путь,
смело идти к испытаниям!             

ЛЮБИМЫМ МОИМ УЧЕНИКАМ

Шумною гурьбою
Пришли ко мне вы в класс.
И смотрели на меня
27 пар глаз.

Голубые, серые,
Озорные, смелые.
До чего ж доверчивы
Были вы тогда.

С той поры все выросли.
Выше солнца стали вы.
В этих добрых лицах
Вижу тех ребят:
Озорных, доверчивых,
Любопытных, искренних,
Шумных и веселых,
Ласковых ребят.

Как я вам завидую,
Беззаботной юности,
И вернуться хочется
Мне туда на миг.

Не гоните время вы,
Каждый миг запомните,
Дни прошедшей юности
Не вернуть назад.

Время не подвластно нам,
Годы не вернуть назад.
В ваших юных лицах
Видим мы себя:
Озорных, доверчивых,
Любопытных, искренних,
Шумных и веселых
Ласковых ребят.

public_28_18

Укытучыларга багышлап

МИН — УКЫТУЧЫ

Гади гына бер авылда
Үтә эшләп гомерем.
Мәктәп юлын таптап йөрим,
Анда минем күңелем.
Балаларның тавышлары
Кыңгырауга ошаган.
Язгы кояш нурларына
Үзләре дә охшаган.
Ә дәрескә кергәч миңа
Барча күзләр карыйлар.
Карасы да, зәңгәре дә
Миңа бик тә ошыйлар.
Күзләре белән һәрберсе
Нәрсәдер сорый кебек
Минем әйткән сүзләремнән
Ышаныч көтә кебек.
Авыр булган көннәрендә
Ярдәм бирәсе килә:
Хәсрәтен дә, шатлыгын да
Уртаклашасы килә:
Начар көннәр онытыла,
Истә яхшысы кала.
«Исәнме, апа!» — дигәнгә,
Күңлем ашкынып кала.
Үкенмимен, дуслар, бер дә,
Укытучы булганга.
Чөнки ул эш бик кирәкле
Балалар үстергәндә.

1999 ел

КАЙДА БАРЫЙМ УКЫРГА?

Мәктәпне укып бетердем,
Кайда барыйм укырга?
Уйласам университетка,
Анда кирәк бирергә.

Имтихан бирергә түгел,
Кирәк малны итәргә:
Тугыз «лимон» азрак булса,
Сыерны да өстәргә.
Әткәй белән мескен әнкәй
Аңламыйлар дөньяны.
«Лимон» кирәк диеп әйткәч;
Анысын гына табабыз…
Лимон кибеттә сатыла
Алып килиек ничәне?
Унысы азрак булса,
Өстиек биш — алтыны.
«Алучыларга» җиткереп
Бириек сораганны.
Уфтаналар аңлап җиткәч,
«Лимон» нәрсә икәнен.
Шуңа күрә мин уйладым:
Техникумга барамын.
Аннары инде институт,
Академиясе тырышсаң…
Уңаерак булыр шулай,
Дип уйладым мин, дуслар.
«Лимоннар» бездә үсми бит,
Үсә миләш һәм балан.
Балан өлгергәнен көтсәң,
Үтеп китәр күп заман…

* * *

Тишина — благодать то какая,
Если б не было злобы вокруг.
Ведь покой иногда нарушает:
«Добрый» взгляд и зависть «подруг».
И сердечко, щемящей тоскою,
Бьется тихо в груди у меня…
От печали, волнений и горя —
Уберечь, словно, хочет меня.

Беспощадным и злым равнодушьем
Ранит в сердце их зависть порой.
Неужели нельзя промолчать, воздержаться,
Пусть бывает и трудно порой.

Человеком быть просто,
Людским человеком —
Быть таким, видно всем не дано.
Не дано от природы всем людям,
Быть отзывчивым, добрым во всем…

СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ

public_28_20Ел артыннан ел үтә,
Мәктәп йортыннан тезелеп
Тагын балалар китә…
Торналар почмагы кебек,
Китә алар тормышка,
Уку йортларында укып,
Профессия алырга.
Аннары гаилә корырга,
Үстерергә балалар
Тормышка ирештерергә
Омтылган саф хыяллар.