Как живешь, фермер?

Ничек яшисең, фермер?

Елдан-ел авыл җиренә хосусый милек формалары керә бара, җәмәгать милке инде юкка чыкты, дияргә була. Хәллерәк крестьяннар, үзләренең җир пайларын алып, фермер хуҗалыклары оештыралар.

Иске Атлаш авылында да дистәгә якын крестьян хуҗалыгы бар инде.

Беренчеләрдән булып оешканнары хәлләнеп, үзләренең хуҗалыкларын киңәйтә баралар.

Фермер Гаяз Вәльшинның карамагында 360 гектар җир бар, ул үзенең биш өлеш паена тагын 50 авылдашының өлешен кабул иткән.

Җирләрен арендалаган өчен сезонына 3 центнер бодай һәм берәр тонна печән белән салам бирү турында килешүләр төзегән.

Язгы чәчү, көзге урып-җыю чорында 7-8 кешене яллап эшләтә, аларга акчалата да һәм натуралата да хезмәт хакы түли. Ә ике кеше — Рөстәм Хамзин белән Гаяз Рәшитов даими рәвештә шунда эшләп, аена 500 әр сум акча алып торалар.

 valshin_04Гаяз Вәльшин хатыны Фәүзия һәм кызы Илмира белән

Гаяз Вәльшин үзенең хужалыгының эшен 1996 елда башлаган. Йортында терлек асрап, аларның продукциясен сатып, башта «Беларусь» тракторы алган. Шуның белән күрше хуҗалыктан сабан, культиваторлар арендалап, җирен эшкәрткән. Аңа үзенең бай эш тәҗрибәсе белән ярдәм итүче һәм бүген дә кырчылык серләрен өйрәтүче механизатор Равил ага Хәйруллин күп булышкан. Алар бергәләп чәчүнең нормасын куеп, туфрак эшкәртүнең технологиясен, сыйфатын тәэмин итеп эшләгәннәр. Чөнки Гаяз үзе белгечлеге буенча зоотехник, терлекчелек технологиясен Иске Атлаш жәмәгать терлекчелегендә ферма мөдире булып эшләгәндә дә туплаган. Ә кырчылыкны алып баруда аңа Р. Хәйруллии ярдәмләшкән. Әлбәттә, фермер үзе дә белемен үстерү белән шөгыльләнгән, төрле махсус әдәбиятны кулланган. Фермерның хатыны Фәүзия өйдә аш пешереп, кырда эшләүчеләрне ашату белән бергә, кырлар саклау, терлек көтү, аларга тәрбия бирү, сөт саву белән шөгыльләнә. Ул да ире янында хуҗалык итүдә актив катнаша һәм зур терәк булып тора. Ул болай дип сөйли:
— Һәр ел кырчылыктан һәм терлек асраудан кергән акчага без, беренче чиратта, кирәкле техника, запас частьлар, ягулык, ашлама алабыз. Кергән акчаны базарга чүпрәк алуга, шәһәрләргә, театрларга йөрүгә тетмибез, һаман да хуҗалыкны үстерүгә, җир өчен кирәкле булган әйберләрне алуга кулланабыз. Чөнки җирне вакытында эшкәртеп, ашламаны кертсәң, яхшы орлык чәчсәң генә, уңыш алырга мөмкин, — ди.

Әлбәттә, Вәльшиннар үз җирләрендә генә эшләп тормыйлар, күрше хуҗалыкларга, хәтта күрше өлкәләргә барып, ялланып эшлиләр, аннан яхшы сыйфатлы, яңа орлыклар кайтарып чәчәләр.

Бүген инде фермер минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары кайтартып йөри. Техникасы җылы гаражында, аны ремонтлап, язгы чәчүгә чыгарга әзерләп тора.

Вәльшиннарның абзарларында дистәләгән терлекләре асрала, чөнки фермер бер кырчылык белән генә шөгыльләнеп үсеш ала алмый икән. Кышкы чорда бар хезмәтләре шул мал-туар янында. Җәй буе аларга эшчеләре, балалары белән бергә азыклар әзерләгәннәр. Вәльшиннарның ике балалары, хәзер уллары Илдар Самара юридик университетында укый. Ә Илмира Иске Атлаш урта мәктәбенең унберенче сыйныфын төгәлли. Аларның балачагы нәкъ әтиләре крестьян хуҗалыгы оештырган чорга туры килгән.

-Иртән мәктәпкә киткәнче инде, улым таңнан торып терлекне көтүгә куа иде, — ди Фәүзия. — Ә каникулларында кызым белән икәүләп кырда терлек көттеләр. Башка балалар мультфильмнар караганда, алар печән әйләндерделәр, бакча койдылар, терлек ашаттылар, тирес түктеләр. Хәзер дә җәйге каникуллары җирдә эшләп үтә. Улым быел «Беларусь» тракторы арбасына, башка эшчеләр беләк бергә, сәнәк белән салам төяп халыкка ташыды. Безнең балаларның урамда йөрергә вакыты юк, — ди фермер хатыны.

Гаязның абыйлары Самарада яши. Алар еш кына бу төп йортка кайтып йөриләр, җәен балалары килеп яшиләр, алар да гел хуҗалык эшендә ярдәмләшә икән.

Димәк, фермерның эшендә барлык гаилә членнары катнаша, һәркайсы бил бөгә. Беренче елларда авырлыклар күп кичерәләр, бик тырышып эшләгәндә генә, хәлләнеп китәләр.

Вәльшиннар чит төбәктә яшәүче авылдаш эшмәкәрләре белән дә дус торалар икән. Алар бергәләп туган төбәкләрен ямьләндерергә тырышалар. Авыл халкына төрле бәйрәмнәр оештырулары турында да ишетеп, белеп торабыз.

valshin_05Избалык буасына балык җибәргәч төшкән рәсем.

Авыл башыннан чишмәләр кушылып Избалык елгасы ага. Вәльшиннар аны буалап, күл ясаганнар. Быел шунда Саратов шәһәрендә яшәүче якташыбыз Эдуард Ганиев җибәргән балыкларны салганнар. Шунда балык үссен, дип тырышалар. Буа тирәсендә, урман аланында халык ял итсен өчен урын ясаганнар. Анда Сабантуй, Нәүрүз бәйрәмнәре үткәргәннәр.

Фермер тормышы гел эш белән генә түгел, матур бәйрәмнәр белән дә үтә икән. Аны оста оештырырга гына кирәк.

«Күмәк көч», 26 декабрь 2002 ел.

Делитесь информацией с друзьями:

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *