Әнкәйләр бит безгә бик кирәк
АНА
Бу уйдырма түгел — чын сүз.
Кояш йөзләрен ачкач:
Йөрәкләрдә чәчәк ата
Әнкәй дөньяда булгач.
Әнкәйләрнең каршысында
Без мәңгегә бурычлы…
Әнкәй безгә: тукта, балам.
Ә без аңа: ашыгам.
Гафу ит, ашыгам юлга,
Кайткач озак сөйләрбез…
Ерак калды шул минутлар
Сөйләнмәгән серләребез.
Хазер: Балам! —дип ишетсәм тавыш…
Кайтыр идем йөгереп ерак юлдан,
Калдырыр идем бөтен эшемне.
Тик әнкәйнең җылы кочагында
Искә алырга бала чагымны.
Таң сызылудан, күк күкрәүгә,
Яктылыкка омтылам.
Дөньядагы әниләрне
Хөрмәтләп — башны иям.
1999 ел
Газиз әнкәемә багышлыйм
шушы шигъри юлларымны
ЮКСЫНУ
(I вариант)
Бүген дә искә төшерәм
Әниемнең кулларын,
һәрчак якты, җылы, йомшак
Нурлы күз карашларын.
Аның күңеле киңлеген,
Мәхәббәте зурлыгын.
Бала хәсрәтләре күреп,
Йокыдан да калуын.
Юк, кайтарып булмый, дуслар,
Әни булган чакларны.
И, әнием, ник син киттең,
Көтелмәгән вакытны?
Шаулап үсә оныкларың.
Чәчәк ата алмагач,
Синең яраткан көеңне,
һаман сайрый сандугач.
Тормыш бара, тукталмый ул,
Көн артыннан көн үтә.
Синең турында истәлек
Яши минем күңелдә.
1998 ел
ЮКСЫНУ
(II вариант)
Бүген дә искә төшерәм
Әниемнең кулларын.
Һәрчак якты, җылы, йомшак
Нурлы күз карашларын.
Бала хәсрәтләре күргән
Йокысыз да калган ул
Үзен үзе аямыйчы
Безне саклый алган ул.
Юк, кайтарып булмый, дуслар,
Әни булган чакларны.
Аны сагынып һәм моңланып
Үткәрәм вакытларны.
Шаулап үсә оныкларың,
Чәчәк ата алмагач,
Синең яраткан көеңне,
Һаман сайрый сандугач.
Тормыш бара, тукталмый ул,
Дәвам итә бүген дә
Әнием, изге истәлегең
Яши минем күңелемдә.
1998 ел
САГЫНУ
Күңелем белән эзлимен әнкәемне:
Кая киткән, кайчан кайтыр дип.
Аннары мин кайнар тиргә батам,
Күңелем әйткәч: — Әнкәң үлде бит.
Мин хәзер дә ышанып җитә алмыйм:
Әнием минем гүрдә ятканга.
Һаман аның тавышы колагымда,
Һаман көлеше минем күңелемдә.
Сагынамын әнкәемнең җылы сүзен,
Йомшак күзләр белән миңа карашын.
Тагын күрсә идем мин бер генә үзен,
Күкрәгенә кысылып бәхил сорармын.
ӘНКӘЙЛӘРСЕЗ ЯШӘҮ АВЫР
Кабат кайттым туган авылыма,
Туып—үскән газиз өемә.
Дулкынланып атлыйм бусагадан,
Тик нәрсәдер җитми күңелгә.
Әнкәйсез өй — кояшсыз көн кебек,
Ишетелми анда, җыр һәм көлке дә.
Газиз әти яши буйдак булып,
Хәлен белми кереп беркем дә.
Әнкәй булган вакыт искә төшеп,
Шаярасым килә, җырлый—көләсем.
Ачар идем йөрәк серләремне,
Белдерәсе килеп, тирән хисләрем.
Шатлыкта да кирәк иде әнкәй,
Кайгыда да аңа сыендык.
Тормыш йөген күпләп тартып барды,
Биргән булган ходай сабырлык.
Без биш бала үсеп таралыштык,
Җыелабыз бергә бик сирәк.
Соң булса да инде аңлап җиттек,
Әнкәйләр бит безгә бик кирәк.
2000 ел