Воспоминания грозных лет

Даже из 40-летней дали эти годы встают перед глазами как наяву. Родное село Старый Атлаш поэтому кажется еще дороже. Я родилась в 1924 году. Училась в школе, закончила семь классов, там же вступила в ряды ленинского комсомола. Потом начала работать в колхозе, а когда началась война, меня взяли финагентом в Совет.public_04_01
В мае 1943 года я стала человеком военным, меня определили пулеметчицей в третью роту зенитно-пулеметного батальона. Немного спустя в одном из поволжских городов я встретилась с Акилей Насыровой из Кармалея, к этому времени она тоже уже одела солдатскую форму. Но такие встречи не бывают долгими, нашу часть в конце того же года перебросили под Старую Русь (имеется в виду Старая Русса — прим. перев.), для защиты железнодорожного моста через реку Лавать (имеется в виду Ловать — прим. перев.). Немцы очень часто делали воздушные налеты, но мы не оставляли ни на минуту наблюдение за небом. Зенитчики на позиции всегда были в боевой готовности и им постоянно приходилось героически противостоять атакам фашистских самолетов.
Даже когда мы теряли своих однополчан, мы не сгибались, горели лютой ненавистью в желании разгромить захватчиков.
Под городом Великие Луки столкновения тоже были сильные, враг намеревался разбомбить наши аэродромы дотла, превратить их в груду металла и пепла, но единая ударная сила наших войск, в том числе и зенитчики, раз за разом сокрушала их планы.
День Победы я встретила в рядах Советской Армии. Это был самый счастливый день в моей жизни. В конце мая 1945 года уже держала путь через Москву в родные края. В столице заехала к родным, три дня погостила, тогда еще снялась на пятиминутную фотографию.
По возвращении в Старый Атлаш, начали совместную жизнь с Якубом. Он закончил действительную военную службу в 1941 году, и даже не вернувшись домой, отправился на войну с гитлеровской армией. Был несколько раз ранен, по окончании войны вернулся в село. Мы с ним воспитали трех дочерей и двоих сыновей. Наши сыновья – знатные шоферы колхоза. Мы не жалея жизни сражались за мир, и наш советский народ никому не позволит покушаться на него.

Джаухария Хамзина — Маняпова,
Ветеран Великой отечественной войны и ветеран труда.
На фото: Джаухария Хамзина. Снимок 1945 года.

«Кюмяк Кюч». 13 апреля 1985 года.

Перевод Тагировой Ф.И.
Казань — Старая Яндовка

Ул дәһшәтле еллар хатирәсе

40 ел ераклыгыннан да ул дәһшәтле еллар бүгенгедәй күз алдына килеп баса. Туган Иске Атлаш авылым шуңа тагын да кадерлерәк тоела. Мин анда 1924 елда туганмын. Мәктәптә укып җиде класс тәмамладым, шунда ук Ленин комсомолы сафларына кердем. Аннан колхозда эшли башладым, ә сугыш башлангач, Советка финагент итеп алдылар.
1943 ел маенда мин хәрби кеше булдым, зенит-пулемет батальонының өченче ротасына пулеметчица итеп билгеләделәр. Беренче вакытларда Идел буе шәһәрләренең берсендә Карамалыдан Акилә Насыйрова белән очраштык, ул да солдат формасын кигән иде инде. Ләкин андый күрешүләр озакка сузылмады, безнең часть шул ук елның ахырында Старая Русь шәһәре янына, Лавать елгасы аркылы салынган тимер юл күперен сакларга җибәрелде. Немецлар һава һөҗүменә бик еш ташланалар, әмма һаваны күзәтүне минутка да калдырмыйбыз, зенитчыклар позициядә сугышчан хәзерлектә торалар һәм аларга күп тапкыр фашистларның самолетлары һөҗүменә батырларча каршы торырга туры килде.
Полкташларыбызны югалтканда да без сыгылып калмадык, илбасарларны тар-мар итү өчен ачы нәфрәт белән яна идек.
Великие Луки шәһәре янында да бәрелешләр көчле булды, дошман безнең аэродромнарны металл ватыкларына, көлгә әйләндерергә исәп тотты, ләкин безнең гаскәрләрнең, шул исәптән зенитчикларның бердәм удар көче немецларның омтылышын челпәрәмә китерә барды.
Җиңү көнен Совет Армиясе сафларында каршыладым. Ул минем дә иң бәхетле көнем иде. 1945 елның май ахырларында Мәскәү аша туган-үскән якка юл алдым. Башкалабызда туганнарыма кердем, өч көн кунак булдым, шул чакта биш минутлык фоторәсемгә төштем.
Иске Атлашка кайткач, Якуб белән бергә тормыш кордык. Ул да 1941 елны действительный хәрби хезмәтен тәмамлауга, өенә кайтмыйча ук, Гитлер армиясенә каршы яуга китә. Берничә тапкыр яраланып, сугышны
тәмамлаганнан соң авылыбызга әйләнеп кайтты. Без аның белән бергә өч кыз һәм ике ул тәрбияләп үстердек. Улларыбыз — колхозның танылган шоферлары.
Без гомеребезне кызганмыйча тыныч тормыш өчен көрәштек, һәм аңа хыянәт итәргә безнең совет халкы кемгә дә хокук бирмәячәк.

Җәүһәрия ХАМЗИНА-МАНӘПОВА, Бөек
Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны.
Рәсемдә: Җәүһәрия Хамзина. 1945 елгы фоторәсем.
«Күмәк Көч». 13 апрель 1985 ел.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *