Изобретатель

Уйлап табучы

«За мир» колхозында уйлап табучылар, рационализаторлар юк түгел. Шундыйларның берсе — Дәүләтша Исхакович Мохтаров. Ул күп кул көче таләп итә торган эшләр буенча инженер булып хезмәт итә. Биредә Дәүләтша Исхаковичка бик күп төрле участокларда булырга туры килә. Аны бик еш фермада, азык цехында, башка производство участокларында очратырга мөмкин. public_13_01Ул терлекчеләрнең эш шартларын яхшырту һәм җиңеләйтү өчен күп көч куя. Фермалардагы һәм азык цехындагы механизмнарның барысы да диярлек аның ярдәмендә куелган. Алар сыйфатлы эшләсен, ышанычлы булсын өчен Дәүләтша Исхакович бик күп төрле үзгәрешләр, яңалыклар кертте. Билгеле, аның рациональ тәкъдимнәре колхозга ярыйсы гына табыш китерде.
Уйлап табучы яшь механизаторларга, техника белән хезмәт итүчеләргә бик теләп ярдәмгә килә, аларда рационализаторлык хисләре тәрбияләргә тырыша, үзенең бай тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша.
Терлекчеләр дә, механизаторлар да безнең уйлап табучыбызга зур рәхмәт әйтәләр.

Фуат АБУШАЕВ, баш инженер.
“Күмәк көч” №14 (6992), 31 январь, 1987 ел.

Делитесь информацией с друзьями:

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *