Ветераны совещаются

Ветераннар киңәшә

Иске Атлаш — иң матур авылларның берсе дип әйтсәм дә, ялгышмам. Якты, яңа проект белән төзелгән культура йорты авылны бизи, ә ике этажлы балалар бакчасын безнең авыл кешеләре төзеде. Димәк, авылны матурлауга алар зур өлеш кертәләр. Авыл ямьләнә, матурая, бер буынны алмаштырып яшьләре үсә, картларның башкарган эшләре башкаларга якты маяк булып кала.
Тышта салкын январь ае көннәренең берсе, ләкин шуңа да карамастан, безнең авыл ветераннары күтәренкелек белән колхоз правлениесенә юнәләләр. Бүген аларны ветераннар советына чакырганнар. Партоешма секретаре, очрашуны ачып, һәр ветеранның хезмәт эшчәнлеге турында зур бер җылылык һәм хөрмәт белән искә алып сөйләде.
Ибраһим ага Зөлкарнәев гомерен колхоз производствосында эшләүгә багышлаган. Һәдия Насыйрова, Мөнирә Хаметова, Халимә Абитова һ. б., шулай ук колхозның төрле эшләрендә катнашып, аның экономикасын күтәрүгә өлеш керткәннәр. Хезмәт ветераны Таһир Идрисович Давыдов турында да бик күп җылы сүзләр әйтергә мөмкин. Ул, нинди генә поручение бирелсә дә, аны җиренә җиткереп үтәргә гадәтләнгән, шуңа авылдашлары олылыйлар аны. Ветераннар турында сүз алып барганда Фуат Сафович Амировның да исемен атамый һич мөмкин түгел. Чөнки ул гомеренең байтак өлешен шушы колхозның экономикасын баетуга, авылның социаль йөзен үзгәртеп коруга бөтен энергиясен һәм йөрәк җылысын биргән.
Ветераннар белән очрашуда халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, авылны, юлларны, күперләрне төзекләндерү, су белән тәэмин итүне яхшырту, картларга утын, терлекләренә азык кайтарту мәсьәләсен уңай якка чишү кирәклеге турында колхоз һәм авыл Советы җитәкчеләре белән эчкерсез сөйләшү алып барылды.
Ә менә автобусны авылга регуляр йөртү өчен кем җаваплы икән дигән сорауга җавап кайтару четерекле мәсьәлә булды.
Чыннан да, бу проблема бер аларны гына түгел, ә башкаларны да шулай ук борчый.
Безнең Иске Атлашта, халыкны куандырып, участок больницасы эшли. Андагы врачларның һәм медицина сестраларының, санитаркаларның эшеннән барысы да канәгать. Вакыт үткәреп, эш калдырып, район больницасына барырга кирәкми. Тик менә теш куйдыруга килгәндә, ул зур проблемага әверелә. Чөнки ул эш үзәк район больницасында гына башкарыла. Бәлки, үзәк район больницасы җитәкчеләре, аны уңай якка чишеп, теш куюны участок больницасына тапшырырлар?
Ветераннар әлеге очрашуда үзләрен борчыган проблемалар турында фикерләрен уртаклаштылар, тәкъдимнәрен әйттеләр. Ветераннар советы председателе итеп Ф.С. Амиров сайланды.

Роза КУРМАКАЕВА, авыл Советы секретаре.
“Күмәк көч” №14 (6992), 31 январь, 1987 ел.

Делитесь информацией с друзьями:

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *