Испытания судьбы

Язмыш сынаулары

Сугыш… Бу сүз йөрәкләрне әрнетә. Еллар үтсә дә, һаман аның эзләре саклана халык күңелендә. Әминә апа сугыш башлангач биш бала белән ялгыз калуны башына да китермәгән иде, ә алтынчы балага йөкле хатын ире Исмәгыйль белән мәңгегә аерылышу турында уйламагандыр шул. Илдә канлы сугыш бара, немец илбасарлары илебез халкын коллыкка төшерү өчен, мәкерле планнарын тормышка ашыру өчен көрәшә.
Әй, язмыш… язмыш… Нигә бу кадәрле кешеләрне сыныйсың. Әминә апа тормышның барлык авырлыкларын үзенең җилкәсендә тарта башлады, ә тормыш иптәше Исмәгыйль Курмакаев «Яңа юл» колхозында озак еллар кырчылык бригадасын җитәкләп, халык арасында авторитет казанган иде, тик каһәр сугыш аны эшен ташлап сугышка китәргә мәҗбүр итте. Ул балалары Кәшаф, Камил, Касыйм, Алимә, Мөнирне янына җыеп, аларны сөя-сөя, хатыны Әминәне соңгы тапкыр кочаклап, юлга чыгып китте. Авылдашлары, райондашлары хәрби комиссариатка байтак җыелган иде, алар юл капчыкларын җилкәләренә асып, сугыш кырына юл алдылар. Күпме күз яшьләре тамды. Карт-корылар, бала-чагалар нужаны үзләре тартырга мәҗбүр булдылар ул елларда. Сугыш кырларыннан өчпочмаклы хатлар—солдат хатлары яуды авылга, кара кәгазьләр (похоронкалар) дә күп килде авылларга, шәһәрләргә. «Ватан өчен», «Җиңү өчен» дигән девиз белән хезмәт итте ил халкы. Ул елларда хатын-кызлар, балалар, картлар аеруча тырышты, көч куйды. Моңа авылдашларымның да тырышлыгы шаһит.
1942 ел. Әминә апаның соңгы куанычы булып, дөньяга соңгы баласы аваз сала, моны ул Исмәгыйль абыйга — иренә хәбәр итеп, хат яза. Балага Абдулла, дип исем бирелә. Ата-ана өчен дөньяда иң зур куаныч — бала туу. Сугыш һаман бара, Исмәгыйль Курмакаев та батырларча сугыша, бәрелешләрнең берсендә ул яраланып, хәрби госпитальгә эләгә. Тиз вакыт эчендә ул дәвалана һәм яңадан утка керә. Бу сугышта Исмәгыйль Курмакаевның гомере өзелә. Ул бит соңгы баласын бер тапкыр да күрмичә дөньядан китә, аның соңгы хаты буып, авылга кара кәгазе килеп төшә. Бу 1943 ел була.
Кайгылы хәбәрләр авылга көн саен килеп тора. Әминә апа да алты ятим бала белән кала.
Язмыш…, язмыш… Ярый әле олы улы Кәшаф бар, ул әнисенең беренче таянычы булса, икенче улы Камил да әнисенең ярдәмчесе була. Тол хатын, алты ятим бала анасы Әминә апа зур сабырлык күрсәтә, балаларына тәрбия бирә, балалары үсә. 1944 ел ана өчен тагын бер кайгы китерә. Йөрәген өзеп улы Кәшафны хәрби хезмәткә озата, аңа әле 17 яшь кенә була. Алар Иске Атлаштан 7 егет бергә чакырылалар һәм Саратов өлкәсенең Татищево дигән бер төбәгендә хәрби курслар үтәләр, сугышка әзерләнәләр. Ана йөрәге, ана йөрәге инде. Әминә апа улы янына үзенең икенче улы Камилны җибәрә, оекбашлар, сохари җибәрә, билгеле, ул елларда ачлык булганга, Иске Атлаш егетләренә аларның туганнары, шул исәптән Кәшаф Курмакаевның энесе Камил да бара. Кыш булганга, балалар чаналарына үзләренең күчтәнәчләрен төяп, җәяү барып кайталар, бу вакытта Камилга 14 яшь кенә була.
Еллар үтә, сугыш совет халкының җиңүе белән тәмамлана. Авылга күп кенә яралы авылдашлар кайта, исән калганнары да бар иде. Шөкер, берничә елдан Әминә апаның олы улы Кәшаф та килеп төште.
Камил ага да армия сафларына чакырылганчы, тракторчы һөнәре алып, тракторда эшләп өлгерә. Армиягә баргач, автомеханик профессиясен үзләштерә. Аңың хәрби хезмәте ГДРда үтә. Армиядән демобилизацияләнеп кайткач, колхозда «ГАЗ-51» автомашинасында шофер булып эшли. Аңың абыйсы Кәшаф Исмәгыйль улы үзенең гомерен Саратов өлкәсе кызы белән бәйли. Рәисә апа ул чакта безнең авылга эшкә җибәрелгән иде.
Язмамның төп геройлары булганга, сүз Әминә апа һәм аның икенче улы Камил турында барачак. Әминә Юсеф кызы тол калып, 6 бала үстерде, аларга дөрес тәрбия биреп, олы тормыш юлына бастырды. Алар үз тормышлары белән яшиләр. Камил абый авылның чибәре Гөлҗиһан Абуталип кызы белән тормыш башлап җибәрде. Аларның өч балалары бар. Әминә апаның калган балалары Касыйм, Алимә, Абдулла да тату яшиләр, һәм Курмакаевлар династиясен дәвам итәләр, бу — нәселне саклаучылар дигән сүз. Әбиләре Әминә апа оныкларына сокланып яшәде.
Әминә Юсеф кызын тагын бер язмыш сынады, аның Мөнир исемле улы 1965 елда фаҗигале рәвештә үлде. Ул бу елларда Иске Атлаш мәктәбендә директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары булып эшли иде. Яңа мәктәп төзелешенә материаллар алырга баргач, Ключики станциясендә поезд бәрдереп, гомерен өзде. Аның да ике кыз баласы ятимлектә калды. Билгеле, бу хәсрәт Әминә апаның йөрәгенә ук булып кадалды, ул улы Камил һәм килене Гөлҗиһан апа белән бергә яшәде, авыр сугыш елларын исеннән чыгармады, сөйгән ире Исмәгыйльне тормышының соңгы көненә кадәр көтте.
Еллар үтте, балаларының, оныкларының рәхәтен күреп яшәгәндә, 75 яшьтә каһәр үлем Әминә апаны якты дөньядан алып китте. Аны балалары, киленнәре, оныклары хөрмәтләп, соңгы юлга озатты, бу 1980 ел иде.
Камил ага Курмакаев берничә ел шофер булып эшләгәч, колхоз җитәкчеләре аның тырышлыгын күреп, аңа яңа эш участогы тәкъдим итәләр. Ул трактор-кырчылык бригадасы бригадиры итеп сайлана, аның оештыру сәләте шунда ачыла.
Кешеләр беләп эшләп, бригаданы озак еллар җитәкли. Бригада уңышка ирешә, хезмәт коллективы аны үз итә. Әтисе Исмәгыйль абыйның эшен дәвам итә. Шундый җитәкче булганда, механизаторлар тырышып хезмәт итәләр.
Камил Исмәгыйль улы гомеренең 25 елын бригадир булып эшли. Бригадада техника җитәрлек була, чылбырлы, тәгәрмәчле тракторлар, комбайннар, башка авыл хуҗалыгы техникасы, инвентарь булгач, тик эшлисе генә кала. Кырлар яхшы эшкәртелә, агротехника чаралары төгәл үтәлә, уңыш та күп алына. Ул механизаторларның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен күп көч куя, аларның барлык сорауларын чишәргә тырыша.
Ләкин аны язмыш сыный башлый, тормыш иптәше Гөлҗиһан апа авырып китә, аны район, өлкә больницаларына илтә, тик медицина тиешле чараларны күрсә дә, уңышсыз булып чыга. Берничә елга сузылган каты авыру Гөлҗиһан апаны дөньядан алып китә. Ул 1986 елда вафат булды.
Мәрхүмәнең соңгы сүзләре: «Камил, без тату яшәдек, минем исәнлегем өчен көрәштең, сиңа рәхмәтем зур. Миннән калгач та, язмышларга бирешмә, балаларыбызның рәхәтен күреп яшә. Абыйның кызы Талия белән тормышыңны бәйлә, чөнки аның да тормыш иптәшенең гомерен язмыш дулкыннары чолгап алган, ул да якты дөньядан китеп барды, Талияне тол итте». Бу мәрхүмә Гөлҗиһан апаның соңгы сүзләре иде.
Камил Исмәгыйль улы шулай эшләде дә. Алар шул ук 1986 елда бергә кушылып яши башладылар. Еллар үтә шул, менә Талия Абдрахман кызы белән Камил Исмәгыйль улы 14 ел бергә гомер итәләр. Тату гаилә авылдашларыбызга үрнәк.
Язмышлар… Язмышлар… Бу гаиләне кабат сынамасын иде.
Быелның 4 маенда Курмакаевлар гаиләсендә зур вакыйга булды. Камил Исмәгыйлович үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу истәлекле вакыйгага аларның барлык туганнары, барлык балалары җыелган иде. Байтак җылы сүзләр әйтелде, бүләкләр тапшырылды. Әйе, Камил Исмәгыйль улы белән Талия Абдрахман кызына корычтай исәнлек, озын гомер, балаларының рәхәтен күреп яшәргә, бәхетле картлык насыйп итсен. Югарыда язып үтелгән язмыш сынаулары кабатланмасын иде.

Тәүфыйк ИБРАҺИМОВ.
«Күмәк көч», 2000 ел.

Делитесь информацией с друзьями:

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *