Работают воодушевленно

Дәртләнеп эшлиләр

valshin_01Бүген терлекләр җөйләүләрдә көтелә. Ферма уңганнары исә табигатьнең биргән мөмкинлекләрен киңрәк кулланырга, маллардан продукцияне күбрәк алырга тырышалар.

«За мир» колхозы ферма эшчәннәре дә әнә шундый уй һәм максат белән янып яшиләр, дәртләнеп эшлиләр. Гаяз Вәльшин җитәкләгән коллектив подряды нигезендә эшләүче звено членнары хәзер 150 баш сыерны тәрбиялиләр, аларга сыерларны көтүлекләрдә йөртеп, сөтен савып, аны исәпкә алып, продукциясен суытып май заводына җибәрүгә кадәр булган бөтен эш керә.

Терлекчеләр Рәис Хуббиев, Расим Мәзитов, Исхак Якупов, савучылар Мөнҗия Давыдова, Наилә Ямашева, Зөһрә Юртаева, Фәһимә Хамзина сынатмаска уйлыйлар. Алар карамагында булган сыерлар сөтне мул бирәләр, һәр малкайдан көненә 10,2 килограмм сөт савыла, майлылык та 3,8 процентка кадәр җитә.

Рәсемдә: звено җитәкчесе терлекче Гаяз Вәльшин.
Р. Арифуллин фотосы.
«Күмәк көч», 14 июнь 1988 ел.

Делитесь информацией с друзьями:

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *