Каняров А.И.

kanjarov_00

Кадерле ипдәшләр!

Мин Иске Атлаш авылында 1920 елда 17 январьда тудым. 1933 елда колхоз кырында сыерлар, үгезләр белән тырмалый идек, өлкән абыйлар белән бергә җирләр чәчкәндә. 1936 елда безнең кырларга 15 ат көчле тракторлар килде. Мин Уразлин Заһит белән, ул тракторист, мин сукачы (плугар) булып эшләдем. 1939 елда Урта Терешкада тракторчы булырга укыдым һәм эшли башладым.

1940 елның 13 сентябрендә Кызыл Армия сафына киттем, Чита өлкәсендә Давуриядә хезмәт иттем. 1941 елда июльдә Смоленск шәһәрен, немец фашистлары белән сугышып, ничә мәртәбә кулдан кулга күчердек. Шуннан соң 31 августта миңа оборонадан передовойга — Ярцовога кабель тартырга приказ булды. 1 сентябрьга каршы төндә мин кабель тарттым һәм иртән сәгать 7 дә снаряд осколкасы белән авыр яраландым. Шунда взвод командиры мине коткарды, Ярцово урманында күлмәкләремне кисеп, аркамны, кулымны бәйләделәр һәм тылга озаттылар.kanjarov_01kanjarov_02kanjarov_04kanjarov_03

Каняров Әхмәтшаның сугыш турындагы бу язмасын аның кызы — Никишина Сәйдә җибәрде.

Делитесь информацией с друзьями:

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *